Көнләшегез, ирләр!
Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин үз буендагы мылтык тотып фотога төшкән һәм аның кем бүләге икәнлеген дә язган.
«Дустым Нәкыйп Наилевич бүләге. Рәхмәт, брат», - дип язган ул.
«Кораллы, димәк, куркыныч», — дип шаярткан юмор остасы, җырчы Җәвит Шакиров.
«Үзеңнеке атмыймы әллә?» — дип сорап язган композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдинов.
«Зөфәр Хәйретдиновныкы атмый башлаган бугай, шуңа Фирзәр Мортазиннан кызыксына. Нәкыйп Наилевич аңа да мылтык бүләк итмәсме икән?» — дип җавап биргән берәү.
«Язгы ауга чакырам, Фирзәр абый! Пучинкә кырына», «Нәкыйпның трофейларыдыр инде», «Аучы», «Патроннары бармы?», «Шәп бүләк», «Мөһим бүләк», дип уенын-чынын язган инстачылар.
«Фирзәр әфәнде, салкын корал белән коралланганда алай бик шатланмыйлар инде. Бераз җитдирәк булырга кирәк», - дип шелтәләгән берәү.