Җырчы Фирдүс Тямаев Казанда концерт куйган. Тамашаның видеоларын ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтеп бара.
Соңгы видеода Фирдүс «Җиде малай» җырын башкара. Биредә аның олы улы Раян да гармун белән чыккан. Ул да әтисе белән концерт куя. «Раян тырышып уйный, молодец», — дип яза инстачылар.
Инстачылар Фирдүскә мактау яудыра. «Мин Тямаевның концертларын авыру кешеләргә тәкьдим итәр идем. Шундый яхшы энергетикадан авырулар бөтенләй юкка чыгар иде… Аллаһы Тәгалә андый кешеләрне дөньяга махсус миссия белән тудырадыр», — дип яза бер тамашачы.
«Мондый концертны гомеремдә дә күргәнем булмады. Шулай тырышып, бөтен көчләрен биреп иҗат итәләр. Уңышлар сезгә!» — ди Фирдүснең тамашачылары.