+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Рөстәм маҗаралары”ның серен ачтылар

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәгә Гадел Кутуй әсәре буенча премьераны чыгарды

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәгә Гадел Кутуй әсәре буенча премьераны чыгарды

“Рөстәмнең сере” дип аталган премьера татар язучысы Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” фантастик повесте буенча куел­ган. Язучы, шагыйрь үзе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1944 елда кыска гына ялга Казанга кайткач, “Рөстәм маҗаралары” дип аталган фантастик повесть иҗат итә. Автор аны улы Рөстәмгә багышлап яза.

Сәхнәдә сугыш турында әсәр кую җиңелдән түгел. Ә ул балалар өчен булса — бигрәк тә. Сугышка бәйле катлаулы сорау-ларга җавапны балалар йөрәгенә гади һәм аңлаешлы итеп җиткерә белергә кирәк.
Гафурилылар Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” фантастик повестена тукталып ялгышмаган. Танылган режиссер Радион Букаев иҗади табышлар аша шул сорауларга чишелешне тапкан.
Тамашачы залга керү белән сәхнә алдына күпләп тезелгән уенчык солдатлар, сугыш машиналарына игътибар итә. Ә инде спектакль башлануга ул үзе дә шулар арасында йөреп, сугыш уенында катнашкандай була. Монда, әлбәттә, актерларның гадәти булмаган һәм оста уены, декорацияләр, әйберләрнең сәхнәдә могҗизалы рәвештә очып йөрүе шул атмосферага чумдыра. Тик сугышның уен түгеллеге бер мизгелдә — сәхнәдәге “курчакларның” берсе чынлап үлгәч — тамашачы аңына барып җитә һәм җанын тетрән-дерә. Ә инде спектакльнең ачык финалы — батыр партизан Рөстәм әллә үзе, әллә инде аның гармуны гына кире әйләнеп кайтуы сугышның чынлыгы, анда иң кыю, иң батыр герой да һәлак булырга мөмкин икәнлеге турында искәртә.
— Хәзерге чор балалары сугыш турында берни дә аңламый. Искә алганыгыз бармы: балалар кибетләре төрле уенчык солдатлар, кораллар белән тулы. Тик, сугыш бит уен түгел. Менә шуңа күрә дә сәхнәдәге уенчыклар спектакльнең ахырына — аларның берсен — немец кызы Мартаны чынлап үтергәнчегә кадәр булды.
Бу спектакль гаилә белән карау өчен куелды. Чөнки аның барышында һәм аннан соң да балада сугыш турында сораулар туачак. Нәкъ ата-ана баласының бу сорауларына җавап бирергә тиеш булачак, — ди спектакльнең режиссеры Радион Букаев.
Яшь артистка Зилия Хәлилова спектакльдә ике роль башкара. Алар: совет малае Рөстәм һәм немец кызы Марта.
— Режиссер Радион Тимурович театрга әзер партитура белән килде. Рәссам Альберт Нестеров белән тагы нәрсәләрдер өстәсәләр дә, барлык мизансценалар да төзелгән иде. Шуны да әйтергә кирәк — спектакль техник яктан бик катлаулы. Репетиция вакытында кара ширма артында эшләгән бригада бер генә секундка да китә алмады. Чөнки сәхнәдәге һәр хәрәкәт алар белән бәйле. Шушы яктан авыр булды, — диде Зилиә Хәлилова.
Картинәй ролен Башкортстанның халык артисты Минзәлә Хәйруллина башкара. Ул тудырган образдан картинәйләргә генә хас җылылык, хәстәрлек сирпелә. Башкортстанның халык артисты Ирек Булатов башкарган Иван образына карап, совет солдатының нәкъ шундый батыр, кыю, куркусыз булуына тулысынча ышанасың. Ә менә яшь солдатның (Юнир Колынбаев) куркаклыгы сугышта төрле хәлләр булганын дәлилли кебек. Башкортстанның атказанган артисты Илсур Баимов — бабай, Башкортстанның халык артисты Гүзәл Маликова әби роле аша бер гаепсез кешеләрнең дә сугыш корбаны булуын күрсәтә.
Режиссерның Фогель (Баш-кортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Артур Кунакбаев) һәм немец солдаты (Ш. Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Урал Әминов) образларына карикатура стиле бирүе дә оста табыш.
Яңа спектакль өстендә танылган рәссам, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров, рәссам-яктыртучы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Ганзбург, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, хореограф Алинә Мостаева эшләгән. Әсәрне башкорт теленә Рита Стеничкина тәрҗемә итеп, Светлана Баженова инсценировкасында куелган.
Премьера башкорт һәм урыс телләрендә күрсәтеләчәк.
Зәңгәр экраннар, гаджет, телефоннарда бер мәгънәсез мультфильмнар карап вакыт уздырган балалар бу спектакльне әти-әнисе белән бергәләп барып карасалар — күпкә фәһемлерәк булырына иманым камил.
Зөһрә ИСЛАМОВА.


Читайте нас