Тамашачыларның җырчыларга һәрвакыт сораулары бар.
Менә Алия Карачурина да шуларның берничәсенә җавап бирергә булган. Ришат турында сорамыйча калмыйлар инде, әлбәттә.
- Хәзерге вакытта сез кайда?
Нәрсә турында хыялланасыз? Хыялларыгыз күпме?
- Хыялланырга кирәк. Аларны тормышка ашыру өчен, алар күп булырга тиеш.
- Үз гаиләңне булдыру турында хыялланасыңмы? Ничә бала телисең?
- Бу сорауга күп тапкыр җавап бирдем инде. Бик телим. Алла бирса.
- Айгөл (ред. Айгөл Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе) белән ничек таныштыгыз?
- 2015 елның җәендә, Карамалыдагы концерт вакытында.
- Тормыштагы иң зур ялгышың? Нәрсә өчен үкенәсең?
- Минемчә, берни өчен дә үкенергә ярамый. Без бит бар әйберне дә үзебез теләп башкарабыз. Син бу вакытта бәхетле булгансың икән, ни өчен соңыннан үкенергә.
- Без бик тә Ришат сезгә тәкъдим ясар дип көткән идек. Азат белән Гөлсирин кебек.
- Күбрәк көткән саен, дөрес җирдә көтмәгәнеңне аңлыйсың.
Бу сорауларны Алиягә "Сәхнә" биргән.