Аның нечкәлекләрен Әлфия Арсланова кебек камил белүчеләр бармак белән генә санарлык
Үз һөнәренең чын остасы эшләгәнне карап торганда, аңа барысы да бик җиңел бирелгән төсле. Яхшы тәрҗемәче эшен күзәткәндә дә нәкъ шулай. Ул аз гына да төртелеп калмыйча, шунда ук фикернең бар нечкәлекләрен тулысынча ачып салучы иң төгәл һәм урынлы сүзләрне таба. Әлбәттә, моңа эшен үзенең күңел халәте итеп тойган, яратып башкарган кешеләр генә сәләтле.
Урыс телен яхшы белсәң, теләсә нинди текстны үз телеңә тәрҗемә итүнең бер авырлыгы да юк, дип уйлаучылар ялгыша. Карап торуга күренгән җиңеллек – ул күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Иң дөрес сүз яки сүзләр тезмәсен җиңел таба белү осталыгы даими күнекмәләр белән генә килә. Җиңел һәм матур тәрҗемә – өзлексез камилләштерүне таләп итүче талант ул.
Хезмәттәшем – Кушнаренко районының “Яңа көн” гәзите тәрҗемәчесе Әлфия Арсланова нәкъ шундый оста.
Сүзгә ихтирам, тел байлыгы, фикерен ачык һәм төгәл әйтә белү осталыгы аңа, әлбәттә, әнисеннән — районның Карача-Елга урта мәктәбендә өч дистә елдан артык башлангыч сыйныфлар укыткан Лира Фәрихулла кызыннан бирелгән. Хәер, Әлфия үзе дә сүз остасы — Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлаганнан соң, уналты ел белгечлеге буенча эшли, балаларда Ходай тарафыннан кешеләргә аралашу чарасы буларак бирелгән бәһалап бетергесез бүләк — телне үстерүдә уңышка ирешә.
Әлфия Рузалим кызының редакциядә эшли башлавына тиздән биш ел була. Хикәя жанрында каләм тибрәтүче иҗади табигатьле кеше буларак, бай тәҗрибә-ле остазлары ярдәмендә ул яңа һөнәрен тиз үзләштерде.
Бүген инде үз эшендә булдыклы хезмәткәр, хатын-кызлар өчен чыгарылучы “Хуҗабикә” сәхифәсен алып баручы Әлфия ханымның “Яңа көн”, республиканың башка гәзит-журналларында дөнья күргән, интернет челтәрендә урнаштырылган мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, дуслык, якын кешеләрнең тугрылыгы һәм хыянәте турында мәңгелек темаларны күтәргән хикәяләре рәхмәтле укучыларын тапты һәм аларның югары бәһасын алды.
Тәрҗемәчегә түземлелек, баш күтәрмичә басылып эшләү кебек сыйфатлар да бик кирәк. Көн буе компьютер каршында текст җыеп кына утыру да җиңел түгел, ә Әлфия Рузалим кызына урысча текстны татарчалаштырып җыярга кирәк бит. Ярый да, яхшы кеше турында чагу сурәтләмә булса, андыйларны, кем әйт-кәндәй, җырлап эшлисең. Ә менә рәсми материал, закон, карар, нормативлар, табиб һәм ветеринарларның кешеләрдә һәм малларда төрле йогышлы чирләр турындагы мәкаләләре, хокук саклау органнары һәм салым инспекциясе хезмәткәрләренең язмаларын тәрҗемә итү — бөтенләй башка. Аларның язу стилен һич тә әдәби дип әйтеп булмый, махсус терминнар күп. Шуңа күрә төрле сүзлекләрдән файдаланырга, интернетта чокынырга туры килә.
Хезмәттәшем андый катлаулы текстларны да югары дәрәҗәдә тәрҗемә итә. Хәтта, әйтик, “Мөгезле эре малларда нодуляр дерматит” дигән мәкалә дә аның кулы аша үткәч, кызыклырак булып китә һәм җиңел укыла.
Тәрҗемәчегә язмаларны иҗади эшкәртергә дә туры килә. Авыл хәбәрчеләре һәм башка авторлар мәкаләләрне оста тәрҗемә иткән өчен Әлфия Рузалим кызына рәхмәт әйтәләр, үзләре язганнан да җылырак килеп чыккан дип билгелиләр. Хезмәтеңә иң югары бәһа шул түгелмени?!
Ходай Әлфияне башка талантлардан да мәхрүм итмәгән. Ул соклангыч җырлый. Корпоратив кичәләрдә аның моңлы, йомшак тавышын тыңлап хозурланабыз. Ә нинди тәбикмәк, торт, пироглар пешерә, салатлар ясый! Телеңне йотарлык. Эшкә дә алып килә. Тәм-томнан авыз иткәч, редакциядәге хатын-кызлар аларның үзенчәлекле рецептларын сорый. Хез-мәттәшебезне кул остасы буларак та беләбез. Ул бизәкләп башмак, уенчыклар, мендәр тышлары бәйли. Аларны якыннарына, ахирәтләренә бүләк итә. Бакчада казынырга ярата, яшелчә, җиләк, гөл-ләрнең төрле сортларын үрчетү белән шөгыльләнә.
Әлфия ханым сокланырлык ике ул һәм бер кыз үстерә. Өлкән улы Рәсимгә күптән түгел унсигез яшь тулды. Ул — Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы студенты. Компьютер, смартфоннар белән мавыга. Булачак белгечлеген дә шушы юнәлештә сайлаган. Уку алдынгысы буларак, югары стипендия ала. Һәвәскәр автомобильчеләр әзерләү курсында укырга да вакыт таба. Тиздән водитель таныклыгына имтихан тапшырачак.
Рәсим үзен чын ир-егетләрчә төпле, җитди тота. Чөнки ул — әнисенең төп таянычы һәм ярдәмчесе, ышанычлы дусты һәм киңәшчесе. Гаилә бюджетын планлаштырганда һәм бу айны акчаны нәрсә алуга тотынуны хәл иткәндә аның фикере дә исәпкә алына.
Гимназиядә 7нче сыйныфта укучы Рияз да әнисен “бишле” билгеләре белән сөендерә. Сирәк кенә “дүртле”ләре дә булгалый. Ул абыйсына тиңләшергә тырыша, интернет-ресурслардан иркен файдалана.
Хезмәттәшебезнең төпчек кызы Ралияне әнисенең кечерәйтелгән күчермәсе дисәң дә була. Иң кече бала булуыннан файдаланып, ул холык күрсәтеп алырга да күп сорамый. Ә ник көйсезләнмәскә ди – яраткан абыйлары аның һәр теләген үтәргә әзер, тик чамасын гына арттырып җибәрергә ярамый.
Ралия беренче сыйныфта укый, җитди һәм җаваплы кыз. Рәсем ясарга оста, район мәдәният йортының бию түгәрәгендә шөгыльләнә.
Шундый матур гаиләнең кояшы, хезмәт урынында – “сүзләр алиһәсе” ул Әл-фия.
Илдар ХАФИЗОВ,
“Яңа көн” гәзите мөхәррире урынбасары,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.