+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Габделфәт, акча боза кешене!

Җырчы Габделфәт Сафин Инстаграмына әтисенең принципларын язган.

Җырчы Габделфәт Сафин Инстаграмына әтисенең принципларын язган.
«Әтинең тормышта яшәү принциплары: кешенекенә тимә, күпсенмә! Зарланма, нәфесеңне тый, ялганнан кач! Аллаһы Тәгалә биргән язмышыңа шөкер ит! Шушы көнгә кадәр фикере үзгәрмәде», — дип язган ул.
«Сезнең нинди тормыш девизлары бар?» - дип тә кызыксынган җырчы виртуаль дусларыннан.
Җырчының виртуаль дуслары бабайның сүзләрен күтәреп алган һәм үзләре дә яшәү кыйблалары белән уртаклашкан:
«Кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә»;
«Минем әбием атлаганда аяк төбеннән ут чыксын дия иде. Үскәч аңладым мәгънәсен»;
«Булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшә»;
«Тимерне кызуында сугалар»;
«Таш белән атсалар, син аш белән ат», - дип комментарий калдырган алар.
«Габделфәт, менә нинди әти үстергән синдәй ир затын. Без сезнең белән горурланабыз. Ир-егет артистлар калмады. Салават та бозылып килә. Акча боза кешене»;
«Габделфәт, сез бик бәхетле. Әтиегез исән-сау. Безнең әти дә исән булып, биш минут кына сөйләшеп утырасы иде», - дип язган алар "Интертат"та.
Читайте нас