+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада академия ачыла

Уфада Федор Шаляпин исемендәге халыкара вокал сәнгате академиясе ачыла.

Уфада Федор Шаляпин исемендәге халыкара вокал сәнгате академиясе ачыла.

3 мартта аның эшчәнлегенә лицензия алынды. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
«Минем фикеремчә, бу - зур казаныш. Дөнья дәрәҗәсендәге солистлар тәрбияләячәкбез", — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Академия Башкорт дәүләт опера һәм балет театры каршында эшләячәк. Аның сәнгать җитәкчесе — Башкортстанның халык артисты, республика Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Аскар Абдразаков.
«Бу өстәмә һөнәри белем бирү уку йорты булачак. Вокалдан тыш, балетка өйрәтү дә планлаштырыла. Анда балалар да, өлкәннәр дә укый алачак», — дип шәрехләгәннәр театрда.
Читайте нас