+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Мин шундый сәер кеше инде...”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Ирина Ганиева белән әңгәмә

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Ирина Ганиева белән әңгәмәУфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Ирина Ганиева үзе турында шаяртып “шундый сәер кеше инде мин”, ди. Бәлки, чынлап та, хаклык бардыр аның сүзләрендә. Дөньяга карашы да бик үзенчәлекле. Сәхнәдә тудырган рольләре дә шактый четерекле характерлар: Сәвилә, Роми... Сәхнә остасы, тамашачы мәхәббәтен яулаган актрисаның иҗат багажында бүген утызга якын образ бар. Аларның һәркайсы актрисаның күңел җылысы белән сугарылган, Иринаның үзенә дә бик күп биргән эшләр. Һәр авторның әсәрендә күпме тормыш фәлсәфәсе, һәр образ артында күпме кеше язмышлары ята. Шуңа да Ирина нинди генә образга алынса да, күңел биреп эшли, һәр эшен, һәр адымын алдан уйлап, ни өчен шулай булырга тиеш икәнлеген белеп башкара.Труппабыз гөлләмәсендә үзенең чагу урынын алып торган актриса белән сөйләшү нияте күптән туган иде. Ләкин иркенләп утыру урынына, спектакльгә әзерләнгән вакытта гримеркада тиз-тиз генә сөйләшеп алырга туры килде. Өстәлдә роле, янында әзер костюмнары, кулында грим әсбаплары. Барын да берьюлы эшли. Бик җиңел, ачык һәм уңайлы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Күңелендәге хис­ләре тулышып, әйтер сүзе, фикерләре ургылып тора. Һәр кешене аерым бер китап белән чагыштыралар. Ирина әле бик күп серләр саклаган калын китап. Очрашуыбыз кыска булуына карамастан, бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды.Һөнәренең үзен­чәлеге­дерме, Ирина — тормышта уйлана-күзәтә торган кеше. Гомумән, тормышны танып белүдә шактый тәҗрибә туплаган бәхетле һәм матур ханым, уңышлы актриса һәм тирән шәхес ул Ирина Сәви кызы Ганиева.Тамырлары белән Борай районының Мулла авылыннан. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, Туймазы татар дәүләт драма театрына эшкә килә. Анда бик матур рольләр иҗат итә. 2000 елда исә башкалабызга “Нур” татар дәүләт театрына күчә һәм шул иҗат гаиләсендә, чын мәгъ­нәсендә, үз-үзен таба.— Ирина, Сезнеңчә үз-үзеңне табу нәрсә ул?— Зур сорау. Минемчә, һәр кеше шушы гүзәл җир йөзендә ни дә булса башкарырга бурычлы. Аның яшәү идеясе булырга, шул аны тормыш буенча алып барырга, юлын яктыртырга, алга әйдәргә тиеш. Менә шул юлны, идеяне тапкан кеше үз-үзен дә таба инде. Чәмләнеп яшәү дип тә әйтеп буладыр аны. Аллаһка шөкер, мин тормышта үземне таптым. Бу — иң зур бәхетем. Ләкин ул үзеннән-үзе килә торган халәт түгел, үз өстеңдә көндәлек тынгысыз эшләү нәтиҗәседер. Моны яши-яши аңлыйсың. Шуңа һәркем дә әлеге бәхеткә ирешә, дип уйламыйм. Бу, әлбәттә, бик кызганыч. Кешегә бит гомер бер генә бирелә.Бүген үзеңне ачу, үзеңне табу мөмкинлекләре аеруча күп. Төрле тренинглар, бию, җырлау, телләр өйрәнү, бизнесмен булып китү курслары һәм башкалар. Ләкин бу күбрәк кешеләрне бушка, юкка чәчелү рәвешенә китерә. Кеше, төп максатыннан тайпылып, үзәген югалта, вакытын бушка сарыф итә. Синең алда гел: ни эшләдем мин? — дигән сорау торырга тиеш. Яшәүнең мәгънәсе шул.— Сез үзегез турында еш кына “мин шундый сәер кеше инде” дисез...— Чөнки мин бит табигать баласы. Ә табигать серләр белән тулы. Сәерлек — серлелек ул... Иҗат дөньясында аеруча күп очрый андый кешеләр. Бик нечкә сизәм мин андыйларны. Алар белән сөйләшкән, аралашкан саен синдә чистарыну, үсеш бара. Алар белән туганыңдай ихлас сөйләшәсең, тик алар бер дә артыгын кыланып эчеңә дә кереп китми, дустанәлеген дә такмый. Ә бары күңелеңә якын кешеләр булып калалар. Кирәк чакта тормыш үзе сине алар белән очраштырып тора.— Ирина, артист һөнәре Сезнең өчен нәрсә ул?— Артист һөнәре — минем өчен яшәү нигезе, терәк. Ул көн дә сиңа шатлык китерә. Чөнки ул көн дә төрле, көн дә яңача. Башка эштә төшен­келеккә дә бирелергә яки аннан туярга, бизәргә дә мөмкиндер. Тик театрда түгел. Артист булу — бик авыр хезмәт, әмма бай тормыш белән яшисең. Ул сиңа илһам, күтәрелеш бирә. Бәхетле итә.— Ә бәхет нәрсә ул?— Гафур Каюмовның “Упкын өстендә уен” спектак­лендәге бер героеның сүзләре белән әйтәсем килә: “...көн­нәреңне, сәгатьләреңне санап үткәрмәгән hәм бәхет дигән явыз уй бер дә башыңда булмаган чактыр...”— Хатын-кыз бәхете, Сезнеңчә, нинди бәхет ул?— Менә мин – хатын-кыз. Һәм минем бәхетем бер генә әйбердән тормый. Ул тормыш­ның төрле өлкәләрендә чагылырга мөмкин. Әлбәттә, гаилә учагы һәр хатын-кыз өчен бик мөһим. Ләкин, хатын-кыз буларак, җәмгыятьтә, кешеләргә кирәк булуың шулай ук әһәмиятле.Әйтик, өйгә кайтып барганда юлымда өйсез эт яисә песи баласы очрады ди. Шуларга сумкадан ипи алып ашатасың. Һәм шунда син бик бәхетле буласың. Димәк, мин кемгәдер кирәк. Гомумән, тормышта битараф булып яши алмыйм мин. Ходай сиңа адым саен андый сынауларны җибәреп тора. Шуларны үтә белү дә зур бәхеттер.— Артист булуыгыз тормышыгызда ярдәм итәме?— Итәдер. Мин бик нык уколлардан, каннан куркам. Бер мәл донор каны бирергә кирәк булды. Куркуымнан йөземне читкә борып утырам. Кан алучы медсестра: “Сез бит “Нур” театрында актриса булып эшлисез?” — ди. Мин баш кагам. Ул: “Мин Сездән кан алмыйм”, — ди. Мин бу эшнең мөһимлеген аңлатырга тырышам. “Анда танышларыгыз җитәрлек кан бирде инде, Сез бит аннан да зуррак изгелек кыласыз — безнең җан­нарны дәвалыйсыз”, — ди миңа ак халатлы әңгәмәдә­шем. Шуннан да артыгын ни әйтәсең инде.— Бүгенге актер нинди һәм ул ничек яши?— Мин — бүгенге актер. Тормыш белән бер адымда булырга, аның тын алышын тоеп яшәргә тиешмен һәм шулай эшлим дә. Режиссерлар өчен җайлы булырга – ягъни эшкә әзер булырга тырышам. Милли театрның төбәк музеена әйләнүеннән куркам. Дөнья театры, сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән танышып барам. Алар миңа ошый. Бөтен яңалыкны да кабул итәм. Дөньяга ачыкмын.— Иң якын ролегез?— Һәрберсе якын, аларны көтеп алам, яратып уйныйм.— Рольдән чыгуы авырмы?— Мин гел рольләргә җиңел кердем, җиңел чыгам. Студент чактан ук канга сеңгән әйбер – һәр ролем гримеркада кала. Минем белән өйгә кайтмый. Профессиональ алым да, шәхси сыйфатларым да ярдәм итә бу очракта.— Нинди роль уйнар идегез? Хыялыгыз?— Европа дәрәҗәсендәге сәхнә әсәрләрендә уйныйсым килә. Мин теләгән театр әлегә бездә юк. Мине төрле экспериментлар кызыксындыра, үземне төрле юнәлештә сыныйсым килә. Без заманнан соңгарак калабыз – тамашачы да, үзебез дә. Зәвыгыбызны югарырак күтәрәсем килә.— Тормышта, үз һөнә­реңдә уңышлы булу өчен ниләр кирәк?— Эшләргә кирәк. Һөнәр­нең төбенә төшәр өчен энә белән кое казырга. Мин артистларның эшен хирург­ларныкы белән чагыштырып карарга яратам. Әйтик, спектакль, аның персонажлары – хирург өстәлендә яткан пациент. Аның язмышы — артист-хирург кулында. Дөрес эшлә­мәсәң — ул я зәгыйфь, я сырхау кала, я бөтенләй үлә. Эшеңне белеп башкарсаң — яши, көчле, таза була. Димәк, һәр эштә тырышлык, белем кирәк.— Нинди кешеләрне яратасыз?— Кешеләрне яратмыйча да буламыни?— Матурлык төшенчәсе Сезнең өчен нәрсә ул?— Хатын-кыз матур булырга, гел матурлыкка омтылырга тиеш. Ә бу үз эченә бик күп әйберләрне ала: чисталык, пөхтәлек, зәвыкъ, эстетика. Кесә калынлыгы да кирәктер. Матур әйберләр очсыз булалмый. Мин үзем өйдә матур җиһазлар булганны яратам, табынны матур итеп корып, матур бәллүр чәшке­ләрдән чәй эчәргә яратам. Гомер бер генә бирелә, аның тәмен, матурлыгын бүген татып калырга кирәк. Гомумән, дөньяның һәр мизгеле матурлык белән тул­ган. Мизгел эчендә мизгелне тоеп яшәргә яратам мин. Карагыз, язның да бит берничә төре бар. Минем өчен аеруча якыны — 4-12 майларда. Бөреләр бүртеп, менә-менә ярылам дип торган чаклар. Сандугач­лар сайраган чор. Июньгә кадәр генә сайрый бит алар. Туган көнем дә шул арада.Шул бөтен тышкы күркәм­лекләр янында эчке дөньяң да бай, матур булса — бу инде тулы гармония. Матур­лыкның югары дәрәҗәсе!— Ирегез белән икегез дә бер коллективта, сән­гатьтә эшләве авыр түгел­ме, әллә киресенчә ярдәм итәме?— Нык җиңел. Эльмир белән эшләве авыр булырга мөмкинмени? Безнең гаилә дуэтыбыз искиткеч! Ирем — минем ныклы терәгем.— Балаларыгызның килә­чәген ничек күрәсез?— Балалар, үзем кебек үк, үз фикерләре, үз карашлары белән үсә. Шәхес булсыннар.— Үткәннәрегездә берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?— Бернәрсәне дә. Барына да риза. Кире үтәргә булса (бары тик сагынган өчен генә) — бернигә кагылмас идем. Ничек бар, шулай калдырыр идем. Ярый әле үткәннәрне үзгәртер мөмкинлек юк.Табигать законы белән барган тормышка кысылу кирәкми. Бу бөек сер. Сер булып калсын.— Тамашачыларыгызга, гәзит укучыларга әйтер сүзегез?— Минем әйтер сүзем – минем эшләремдә, сәхнәдә яшәгән рольләремдә. Килегез театрга, бергәләп сөйләшик!Гөлнур УСМАНОВА әңгәмәләште.
Читайте нас