+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Айсылу Габдинова төнлә нишли?

Җырчы Айсылу Габдинова ашарга пешергәндә төшкән фотосын куйган һәм өйдәге эшләрне төнлә эшләве турында язган.

Җырчы Айсылу Габдинова ашарга пешергәндә төшкән фотосын куйган һәм өйдәге эшләрне төнлә эшләве турында язган.
«Кичә 23.30 сәгатьтә борщ пешерә башладым. Төн уртасында бу эшкә тотынуыма үкендем, йокым килә башлады. Нинди гадәт бу, ә? Төнлә өй җыештырам, ашарга пешерәм, шкафларны җыештыра башлыйм.
Төнлә башка акыллы уйлар да килә.
Бөтен эшләрне эшләп бетерәсем, таулар күчерәсем, әйтә алмыйча йөргән сүзләрне әйтәсем килә. Ә иртәнгә барысы да уза…» - дип язган җырчы.
Җырчының дуслары да нәкъ шул хәлдә икән, алар да төнге тормыш белән яши, дип яза "Интертат".
«Мин генә шундыймы, дип уйлый идем. Кич кенә хәл кереп, эшли башлыйм. Нигә шулай икән ул? Иртәнгә хәл юк»;
«Төн җиткәндә икенче сулышым ачыла. Җимерттереп эшли башлыйм»;
«Төнлә шәһәрдә тормыш башлана гына»;
«Илһам килде" дип атала ул халәт»;
«Ябалаклар без», - дип комментарийлар калдырганнар.
«Айсылу, олыгая башлагач, үзгәрә ул. Ятып торасы килә башлый. Кеше эшләгәнгә сокланып карый башлыйсың. Яшь чакта кан кайный, кемнеке - төнлә, кемнеке - көндез. Яшьлек дип атала», — дип фәлсәфәгә бирелгән бер апа.
«Ятып тору теләгем дә көчле», - дип җавап биргән Айсылу.
Акыл өйрәтергә яратучы инстачылар да сүзсез калмаган: «Кояш баегач, өй җыештырырга, идән юарга ярамый», «Ашарга пешергәндә башка яулык ябалар! Эх, кызлар, фото дип үләсез… Ә кирәк нәрсәне эшләмисез!» - дип язган алар.
«Ул вакытта минем белән әллә кайчан берәр нәрсә булган булыр иде. Ырымнарга ышанмыйм», - дип җавап язган җырчы.
Фото: intertat
Читайте нас