+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Билетка акча түләп, диск тыңлап кайтабыз»: Гүзәл Уразованы халыктан көлүдә гаеплиләр

Яшь җырчы Гөлназ Сабированы артистларның тере тавышка җырламавы борчый. Ул бу күренешне «халыктан көлү» дип атый. Ни булган?!

Яшь җырчы Гөлназ Сабированы артистларның тере тавышка җырламавы борчый. Ул бу күренешне «халыктан көлү» дип атый. Ни булган?!

Бу хакта intertat.tatar яза.

«Мәдәният институты миндә гүзәллеккә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләгән икән. Һәр нәрсәдә матурлык яратам. Матур кешеләр, матур сөйләм, матур уйлар… Тышкы матурлык кына түгел, рухи матурлык. Үтеп киткән хатын-кызның матурлыгына да соклана беләм. Түбән юмор һәм ямьсез сөйләмне җенем сөйми.

Соңгы вакытта, концертлардан соң күңелем кайтты. Артист 3,5 сәгать эчендә 6-7 җырын гына тере тавышка җырласа, 10 мең тамашачы җыеп, «Ел концерты» куюда мәгънә бармы?! Билетлары да арзан түгел.

Кичә Филүс Каһировның концертыннан һәм профессиональлегеннән таң калып кайттык. Иң мөһиме, юмор кушып, артистны игълан итүче алып баручы булмады. Өч сәгатьлек тере тавыш. Төрле телләрдә башкару, инструменталь ансамбль, җылы атмосфера, алып баручы урынында Каһиров үзе.

Сандугачка микрофон да кирәкми. Әни белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык, рәхмәт! Зәвыклы концерт!

Бер генә кешенең концертына барырга туры килсә, кайсы башкаручыны сайлар идегез? Шәхсән мин бары Филүс Каһировны сайлар идем», — дип язган җырчы Гөлназ Сабирова.

«Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт! Чыннан да, тере концерт сирәк күренешкә әйләнеп бара. Иң аянычы, халык алдаганнарын күрми. Алар күп очракта ялган өчен акча түли. Шәхсән мин, тере концертның энергетикасыннан ләззәт алыр өчен Филүс Каһировка барыр идем», — дип язган Филүснең тормыш иптәше Эльмира Каһирова.

«Рәхмәт! Билет өчен акча түләп, диск тыңлап кайту белән бер», — дип Эльмирага җавап биргән Гөлназ Сабирова.

«Афәрин! Сезнең иҗатыгыз өчен шатмын. Мине сезнең әңгәмәдә искә алганнар. Бик гаҗәпләндем. Эльмира, сез Филүс белән безнең концертта булдыгыз, безнең ничек эшләгәнне яз әле, зинһар. Безнең концертта булучылар үз тавышыбызга җырлаганны беләләр. Безнең хакта начар сөйләүчеләргә уңышлар теләп калабыз», — дип әңгәмәгә кушылган җырчы Гүзәл Уразова.

«Без начар сөйләмибез. Әниемә: «Фонограмманы тере тавыштан аермыйсыз», - дип җавап бирмәсәгез, үз фикеремне әйтмәс тә идем. Концертыгызга беренче тапкыр бардым, шоу булды, тик күңелем кайтты. Халыкны алдап, плюска җырладыгыз, соңыннан гына 6-7 җыр тере тавышка яңгырады. Халыкны юләргә санарга кирәкми. Олы буын кешеләре дә плюс белән минусны аңламаслык һәм аермаслык түгел. Күп артистлар, шул исәптән гади халык та сезнең концерт хакында «халыктан көлү» дип язды», — дип Гүзәл Уразовага җавап биргән Гөлназ Сабирова.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/social/14-03-2020/biletka-akcha-t-l-p-disk-ty-lap-kaytabyz-g-z-l-urazovany-halyktan-k-l-d-gaeplil-r-5728925
Фото:tatar-inform.ru
Читайте нас