"Ленинград" төркеме җырчысы, Башкортстанның Белорет районында туган Флорида Чантурия быел «Евровидение» бәйгесенә бара.
«Санкт-Петербургтан җыелма команда сайладык. «Евровидение-2020» бәйгесенә киңәйтелгән составта барабыз. Бу Флорида Чантурия («Ленинград» төркеме) һәм Юра Музыченко (The Hatters төркеме)» диелә "Little Big" төркеменең инстаграмдагы сәхифәсендә.
"Евровидение-2020" халыкара бәйгесе 12-16 майда Нидерландыда була. Быел Руссия данын "Little Big" төркеме яклый, алар "Uno" җырын башкарачак.