+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Данир Сабиров начар энергетикадан ничек котыла?

"Сәхнәдә син – шаян, бер проблемасыз кеше, ә тормышта нинди?" - дигән сорау биргән Данир Сабировка "Татар тудей" хәбәрчесе.

"Сәхнәдә син – шаян, бер проблемасыз кеше, ә тормышта нинди?" - дигән сорау биргән Данир Сабировка "Татар тудей" хәбәрчесе.
- Тормышта төрле вакытлар була. Кәефсез чаклар да, башкасы да. Үз-үземнән көлү, тәнкыйть көчле инде миндә. Хатыным Миләүшә шуның өчен битәрли дә. Үзеңне мескен итеп күрсәтмә, алай шаяртма, ди.
Күңел төшенкелегеннән гаиләм саклый, шөкер. Ә начар энергетикадан тозлы су белән коенып арынып була. Концерттан соң мин коенам һәм халык алдына чыкканчы белгән догаларымны укыйм. Көнемне намаз укудан башлыйм. Дөрес, биш вакыт намазны укыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин көнемне теләк теләп, намаз укудан башларга тырышам. Җомга намазларына йөрим. Миннән еш кына, беренче урында иҗатмы, гаиләме, дип сорыйлар. Минем өчен алар бер-берсе белән үрелеп бара. Гаиләм бөтен булмаса, якыннарым терәген тоймасам, иҗат барыр идемени? - дигән Данир.
Фото: tatar tudai
Читайте нас