+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Элвин Грей Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкарачак

Элвин Грей Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкарачакРусия музыканты Элвин Грей «Бүлмәдән чыкма» («Не выходи из комнаты») дип аталган көтелмәгән кискен социаль трек әзерли.

Элвин Грей Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкарачак
Русия музыканты Элвин Грей «Бүлмәдән чыкма» («Не выходи из комнаты») дип аталган көтелмәгән кискен социаль трек әзерли. Күптән түгел Крокус-ситида аншлаг җыйган популяр Элвин Грейның (Радик Юлъякшин) кискен социаль трек әзерләве хакында «Башинформ» хәбәр итә.

Яңа композиция сүзләрендә «Обойлар белән кушыл, космостан, эростан, расадан, вирустан баррикада артына кач» («Слейся с обоями, забаррикадируйся от космоса, эроса, расы, вируса») кебек өндәмә бар. Җыр Иосиф Бродский шигыренә язылган һәм, нигездә, рэп стилендә башкарылган. «Көйне дустым, танылган башкорт җәмәгать эшлеклесе һәм иҗат кешесе Ростислав Морзагулов язды.

Мин аңа көй язарга, гомумән, җырга продюсер булырга һәм аны бергә җырларга тәкъдим иттем. Җыр Русия шоу бизнесында бөтенләй башка бер нәрсә булачак. Ул эпидемияләре һәм сәяси көчләре булган дөньяның хәзерге торышына җавап бирә. Минем аудитория бик мөһим нәрсә турында сөйләргә теләвен күптән тоям һәм җыр безнең хәвефле вакытта бик кирәкле булачак дип ышанам», - дип трекның туу тарыхын ачты Радик Юлъякшин.
Трекның релизы мартта булачак. Экспертлар болай да күпсанлы аудиториясе булган Элвин Грейның соңгы елларда социаль лирика белән мавыгучы яшьләр хисабына уңышка ирешәчәген фаразлый. «Радик Юлъякшин - талантлы музыкант кына түгел, уңышлы бизнесмен да. Ул яшьләрне җәмгыять һәм тормыш турында фикер алыша торган рэп-башкаручыларның күпмиллионлы аудиториясенең бер өлешен җәлеп итү мизгелен дөрес тойды», — ди «Земфира» төркеменең элекке катнашучысы Сергей Миролюбов.

Бу хакта "Татар-информ" язган.
Фото: tatar-inform
Читайте нас