Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәдәни мирас объекты саналучы Бухартовскийлар утарын яклап чыкты. Республика Хөкүмәтендә бүген узган оператив киңәшмәдә ул әлеге бинада янгынның чын сәбәбен ачыкларга кушты, шулай ук, аны юкка чыгаруга юл куелмаячак, дип белдерде.
Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов узган җомга кичендә мәдәни мирас объекты булган Бухартовскийлар утары түбәсендә янгын чыгуы турында хәбәр итте.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек бинага ут төртелгән булу ихтималлыгы җәһәтеннән борчыла, шуңа күрә ул көч структураларына бу теманы эшкәртергә, барлык тикшерү чараларын уздырырга кушты.
“Анда янгын очраклы чыкканмы, яки шулай да закон бозу булганмы, шуны ачыкларга кирәк, - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. - Объект муниципаль милектә. Уфа мэры Өлфәт Мостафин, Сез карагыз. Бу - уникаль йорт. Хәтта монда, Хөкүмәттә дә, биш-алты ел Аксаков урамындагы тулай торакта яшәгән кешеләр утыра, мин дә анда яшәдем. Без тәрәзәдән бу матур бинага карый идек. Бу, әлбәттә, лирика, әмма бу объект белән нәрсә эшләргә икәнен карарга кирәк. Әгәр дә без хәзер берәр нәрсә эшләмәсәк, аның ахыры начар булачак. Аны беркемгә дә бирмәячәкбез. Әгәр кемдә дә булса астыртын ният, ниндидер эшлеклеләрнең аны акрынлап кына бетереп, нидер төзергә дигән уйлары бар икән, ачыктан-ачык белдерәм: мин бу кәнәфидә утырганда анда нәрсә дә булса төзергә рөхсәт итмәячәкмен”.
bashinform.ru.