Бүген - Рудольф Нуриевның туган көне17 мартта легендар артист, якташыбыз Рудольф Нуриевның (1938-93) тууына 82 ел тулды.
Республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре әлеге датага багышланган чаралар әзерләде.
17 мартта традиция буенча, танылган биюченең опера һәм балет театры бинасында урнашкан барельефына чәчәкләр салу була.
14.30 сәгатьтә театрның Эрмитаж залында “Рудольф Нуриев. Аның хыяллар утравы” фильмы тәкъдим ителә. Чара кысаларында фильмның авторы, продюсеры һәм режиссеры Евгений Тирдатов (Мәскәү) белән очрашу уза.
“Рудольф Нуриев. Аның хыяллар утравы” — тулы метражлы документаль фильм. Бу биюче һәм хореографның биографиясендә бик билгеле булмаган ягы Төркия белән бәйле, ул анда үз йортын, үз утравын булдырырга теләгән. Бу картина - Мәскәүдә “АртДокФильм” халыкара фестивален ачу фильмы, “Белый слон” махсус призы иясе һәм “Ауропага тәрәзә” фестивале лауреаты булды.
Театр Эрмитажында һәм фойеда Нуриевның Уфада яшәгән чоры, кинокадрлар, документлар күчермәләреннән төзелгән фотокүргәзмә ачыла.
Кич белән, 19.00 сәгатьтә, “Нуриев көннәре” проектын ачу планлаштырыла. Башкорт хореография колледжы “Сәхнәгә чыгучыларның һәрберсендә минем бер кисәк булачак...” дип исемләнгән гала-концерт тәкъдим итә.
18 март көнне Нестеров исемендәге музейда. “Рудольф Нуриев. Аның хыял утравы” фильмын күрсәтү һәм авторы белән очрашу була. Фильмны караганнан соң 16.00 сәгатьтә Галина Колосковая белән “Балет” темасына декоратив панно рәсемнәре буенча мастер-класс планлаштырылган.
17.00 сәгатьтә З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы студентлары концерты була.
Фото: biographe.ru