Уфа “Нур” татар дәүләт театры И. Абдуллин пьесасы буенча премьера әзерли.
Премьера 20 һәм 21 мартта узачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан драматург Ибраһим Абдуллинның тирән фәлсәфә, чагулык белән аерылып торган әсәрләре төрле театрларда уңышлы сәхнәләштерелә.
1972 елда иҗат ителгән “Тиле яшьлек” пьесасы - авторның иң популяр әсәрләренең берсе. Ваемсыз яшьлек хатирәләренә илтүче әсәр бөтен Советлар Союзы киңлегендә тамашачыларның мәхәббәтен яулады, дисәк бер дә ялгыш булмас.
Сюжетның нигезендә гади авыл тормышы сүрәтләнгән. Совет заманы. Авылда эш кайный. Көннәрнең берсендә авылга яңа белгеч — Сандугач исемле бик чибәр агроном кыз килә һәм авыл егетләрен үзенә гашыйк итә. Зөлкарнәй һәм Хәниф шулай ук чибәркәйнең мәхәббәтен яуларга омтыла. Әмма үткер кыз сайларга ашыкмый. Аның максаты — авыл егетләрен укырга, алга таба омтылырга, перспективалы планнар төзергә өйрәтергә ярдәм итү. Шуның өчен Сандугачка бераз хәйләләргә дә туры килә.
Әсәрдә кызыклы хәлләр күп, геройлар шулай ук шаян һәм үткерләр. Азакта инде без олыгайган персонажлар белән очрашабыз.
Мәхәббәт, дуслык, намус һәм тугрылык кебек темаларны күтәргән лирик комедия төрле яшьтәге тамашачылар өчен кызыклы булыр дип ышанабыз. Өлкәнрәк буын үз яшьлеген исенә төшереп, ностальгиягә бирелер. Яшьләр, бәлки, бу спектакльдә үзләрен танырлар.
Гүзәл “Тиле яшьлек” дөньясында көтеп калабыз сезне, дуслар!
Эльвина ХӘСӘНОВА,
Уфа “Нур” татар дәүләт театры реклама-мәгълүмат бүлеге белгече.
Фото: Эльвина ХӘСӘНОВА.