Соңгысы шагыйрь Иосиф Бродскийның шигыренә рэп эшләргә уйлаган иде.
Уфа шагыйре һәм Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Айдар Хөсәенов татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грейны Иосиф Бродский юлларын рэп-композициядә куллану идеясе өчен тәнкыйтьләде.
Яшь артист шушы көннәрдә шагыйрьнең "Бүлмәдән чыкма" дигән шигыренә язылган кискен социаль трек игълан итте, релиз март аенда көтелә.
Фейсбуктагы битендә Хөсәенов «Радик Юлъякшинга, җырчыга һәм авылдан чыккан дустыма ачык хат» дигән шигырь бастырып чыгарды. Мөрәҗәгатьтә ул Грей җырларын "мөгрәү " белән чагыштыра, «Иосифка һич тә кагылмаска» үтенә һәм иң яхшысы - «элекке хәлләр, үз авылы һәм «танцы-манцы турында җырларга" киңәш итә.
Мөрәҗәгать ахырында Айдар Хөсәенов шигырь дә язып куйган. Кыскасы, Элвинга уйланырга урын бар.