+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Концертлар булмаячак. Коронавирус...

Башкортстанның Мәдәният министрлыгында коронавирус аркасында нинди мәдәни чараларның тыелуы турында хәбәр иттеләр.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгында коронавирус аркасында нинди мәдәни чараларның тыелуы турында хәбәр иттеләр.

Беренче чиратта, Русия төбәкләренә һәм чит илләргә гастрольләр, Республика халык иҗаты үзәгенең һәм Халыклар дуслыгы йортының киңкүләм чаралары, мәктәп укучылары катнашлыгындагы барлык чаралар тыелды һәм күчерелде.

Шулай итеп, Татарстан Республикасына һәм Свердловск өлкәсенә Халык уен кораллары милли оркестры гастрольләре узмаячак, Милли симфоник оркестрның — Берлинга (сентябрьгә күчерелгән), Башкортстан дәүләт филармониясе артистларының Свердловск, Чиләбе, Курган, Ырынбур өлкәләренә, Пермь краена гастрольләре булмаячак.

Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе килгән артистлар катнашлыгында барлык фестиваль һәм концертларны, шул исәптән «Розовая пантера» Халыкара джаз фестивален, орган музыкасы концертын (Италия), Олег Киреевның концертын һәм «Орлан» төркеменең концертын һәм башкаларны тыйды.
Уфага «La Primavera» Казан камера оркестрының килүе, Оскар Гузман триосы (Испания) һәм башкалар киләсе сезонга күчерелгән.

Шулай ук “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасының IV съезды да узмаячак. Халыклар дуслыгы йорты шулай ук танылган галим, философия фәннәре докторы, профессор Д. Вәлиев истәлегенә багышланган «Көньяк Урал этнослары һәм мәдәнияте: I Вәлиев укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен, «Карга боткасы» республика халык бәйрәмен үткәрүне кичектерде.

Республика халык иҗаты үзәгенең гамәлдән чыгарылган киңкүләм чаралары арасында — язгы көн белән төн тигезләшүнең республика бәйрәме “Нәүруз”, фин-угыр сылуларының “Саскавий-2020” конкурсы, “Апрель” Республика балалар вокал сәнгате конкурсы һәм башка чаралар. “Җиңү салюты” Бөтенрусия халык иҗаты фестивале кысаларында “Җиңү салюты” республика халык иҗаты фестиваленең йомгаклау этабы ноябрь аена күчерелгән.

Милли симфоник оркестр концертлары, республика театрлары спектакльләре әлегә үз көчендә кала.
“Театрларда һәм концерт залларында хәл үзгәрергә мөмкин. Чараларны күчерү яисә гамәлдән чыгару турында тулырак мәгълүмат учреждениеләр сайтларында оператив рәвештә урнаштырыла, билетлар гамәлдән чыгарылган очракта, аларның акчасы кире кайтарылырга тиеш”, — дип шәрехләгәннәр Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: pixabay.com
Читайте нас