+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сибай балалары үз осталыкларын күрсәтте

Сибайның Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Бердәмлек кубогы» халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

Сибайның Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Бердәмлек кубогы» халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальдә катнашучылар тамашачыларны төрле жанрдагы чыгышлары белән шатландырды: халык декламациясе, вокал, хореография, оригиналь жанр, «Башкортстан минем күзләрем белән» иҗади конкурсы. Анда мәктәпкәчә яшьтәге 756 бала катнашкан булган.

Шуларны иң яхшылары гала-концертка чакырылган да инде. Анда яшь артистлар тагын бер тапкыр үзләренең талантларын күрсәтте. Шулай ук, балалар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, балаларның чыгышын күрер өчен күп тамашачы җыелган. Сабыйларның ата-аналары белдерүенчә, нәниләр сәхнәдә чыгыш ясаудан ләззәт ала. Шуңа күрә алар мондый чараларны ешрак оештыруны сорый.

Фото: sibay.bashkortostan.ru сайтыннан
Читайте нас