Ул табар да, бетерер дә. Күреп торыгыз!
Коронавирус сәбәпле, театрларны, музейларны яптылар, концертларны кичектерделәр. «Матбугат.ру» интернет-порталы хәбәрчесе җырчы Илсөя Бәдретдиновадан бу хакта белешкән.
«Бер мәктәп - карантинда, икенчесе юк. Бер концерт гөрли, икенчесен күчергәннәр. Күпләп җыелмаска, ди үзләре, ә сәүдә үзәкләре тулы халык. Безнең авылда колхоз председателе колорадо коңгызына каршы агуны бөтен бакчага бер үк көнне сибәргә куша иде. Чөнки корт күчеп йөри. Шулай иткәндә тәртип була иде», дип җавап биргән Илсөя.
Ә сез ничек уйлыйсыз?