Әхтәм Абушахманов,
Русиянең атказанган, БАССРның халык артисты, Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе:
“Тимер-Булат Имашев Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының соклангыч актеры һәм режиссеры булган. Башкорт милли театрын үстерүдә турыдан-туры катнашкан, Баязит Бикбайның “Салават” пьесасында Салават Юлаев ролен беренче башкаручы. Абруйлы, сәләтле, дәрте ташып торган Булат Имашевны Башкорт опера театрын оештырырга чакыралар... Театрга оста җырчылар, биючеләр, композиторлар һәм солистлар таләп ителә. Күбесен Мәскәүдә һәм Ленинградта укыталар. Яңадан-яңа әсәрләр сәхнәләштерелә. Ул чакта яшь режиссерга һәм театрга гадәттән тыш зур кызыксыну уяна... Иҗади уңышларның иң югары ноктасы — Л. Степановның “Сыңрау торна” спектаклен кую. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына аңа нигез салучы Тимер-Булат Гобәйдулла улы Имашевның исемен бирү тарихи дөреслекне терелтер иде, тип исәплим...”