Ваһапов фестиваленең социаль челтәрдәге төркемендә җырчыларның яңа фотосын куйганнар. Фестиваль төркемендәге фотода Азат Абитов тазарып киткән, ә Гөлсирин Абдуллина үзгәргән кебек тоела. Фото янына: «Әллә күзгә күренә? Сезгә дә шулай тоеламы?!» - дип тә язып куйганнар.
Инстачылар, яшь парның гаиләсе ишәергә җыена, дип фаразлый. «Бәлки, Гөлсирин корсаклыдыр. Йөзе үзгәргән»; «Азатовна яисә Азатович булырга охшап тора»; «Күзләреннән күренә, ниндидер өметле шатлык. Мин бик шат сезнең өчен», - дигән комментарийлар калдырганнар.
Виртуаль дусларының кайберләре «Гөлсирин бизәнмәгән», «Фотога төшкәндә шулайрак басып кына төшкән», дип бу яңалыкны кире кагарга тырышкан. «Азат корсаклымы әллә?»; «Икесе дә корсаклы бугай», дип шаяручылар да табылган.
Тамашачыларның бер өлеше Гөлсиринне мактаган, икенчеләре Азатны тазаруда гаепләгән. Бу хакта "Интертат" яза.