+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алсу карантин вакытында нигә бии?

36 яшьлек популяр җырчы бу сорауга оста җавап биргән.

36 яшьлек популяр җырчы бу сорауга оста җавап биргән.

Башка бик күпләр кебек үк, Алсу да әле өйдәге карантинда. Җырчы, социаль челтәрләрдәге фанатларын шатландырып, матур-матур фотолар, видеолар урнаштырып тора. Күптән түгел ул кызлары – унөч яшьлек Сафина һәм 11 яшьлек Микелла белән бергә биегән видеоролигын урнаштырып, зур игътибар җәлеп иткән.

Күпләр аларга соклану белдергән, шулай да “дегет” салучы да табылган: бер хатын-кыз Алсуга яшен исенә төшерергә киңәш биргән һәм үсмер кызлары янында яшь күренергә тырышуына төрттергән.

Алсу бу сүзләрне игътибарсыз калдырмаган: “Беренчедән, мин әле яшь!!! Ә биюләр күңелсезлеккә бирешүгә юл куймый, үзеңнең дә, башкаларның да кәефен күтәрә! Сез дә биеп карагыз”, – дип җаваплаган ул.

Ә нигә биемәскә әле? Карантин күңел төшенкелегенә бирелеп утыра торган вакытмы? Юк, ул көннәрне матур, файдалы, якыннарыңа күбрәк игътибар бүлеп үткәрер өчен!

Фото: m.123ru.net
Читайте нас