+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Евровидение онлайн үтәрме?

Оештыручылар әле бу мәсьәлә буенча фикер алыша.

Евровидение конкурс форматыннан күңел ачу чарасына күчерелергә мөмкин. Болайга калса, музыкантлар үзара ярышмаячак, әмма аудиторияне коронавирус белән бәйле авыр вакытта юатачак, дип уйлый оештыручылар.

Бу хакта Европа тапшырулар берлеге "Twitter"да белдерде.

Бәйгегә сайлап алынганнарга тамашачыларны берләштерергә һәм күңелләрен күтәрергә тәкъдим итәчәкләр. Әмма Евровидениедә башкарылырга тиешле җырларны, кагыйдәләр буенча, 2021 елда ярышларга кертмәячәкләр.

"Евровидение" халыкара җыр конкурсы Роттердамда 12 майдан 16 майга кадәр узарга тиеш иде. Коронавирус аркасында чараны 65 ел эчендә беренче тапкыр кичектерделәр һәм 2021 елга күчерделәр.

Русиядән "Uno" композициясе белән Little Big төркеме барырга тиеш иде. Аларның клиплары "YouTube"та 300 миллионнан артык карау җыйган.

Фото: eurovision.tv сайтыннан
Читайте нас