+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Акча дип үләсез бит инде..."

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов Мәскәүгә мәҗлескә барганнар.

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов Мәскәүгә мәҗлескә барганнар.
Ләйсән аэропортның буш булуын хәбәр иткән, мәҗлестән матур фотолар элгән. Тик әлеге хәл инстачыларда ризасызлык тудырган.
«Вирус котырган вакытта Мәскәү юлын таптарга кирәкме сезгә? Сезнең ишеләр аркасында бөтен дөньяга таралды бит инде ул. Үләсез икән акча дигәндә. Шулкадәр ваемсыз буламы инде өч бала ата-анасы? Мәҗлестәге өстәлләрне төшереп җибәргән буласыз, кемгә кирәк соң ул мондый вакытта? Кеше турында уйлап та карамыйсыз, тотып ябарга бөтенегезне дә. Иртәгә сумка белән акчаңны чыгарып күрсәтергә онытма», — дип ачуланган Ләйсән Гыймаеваны бер хатын.
"Мәскәү — Казан арасын беркем япмаган! Саклану чараларын күргәндә Камчаткага да барырга була. Минем беркемне дә нишләргә кирәклеген өйрәтеп язганым юк, ничек шулай чит кешене өйрәтергә була ул?» — дип аптыраган җырчы. Ире Булат Бәйрәмов белән аэропортта битлекләр киеп төшкән фотосурәтен куйган ул. «Казанда кайда матур маскалар бар? Языгыз әле! Кайткач киеп йөрермен, я теге хатын эзләп табып, бикләп куяр», — дип шаярткан ул
.
Фото: intertat
Читайте нас