+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Күп укыды, күп белде...

Нияз Мәһәдиев белән без ул эшсез йөргәндә аралаша башладык. Үземнең баштан үткәч, мин бу бәлагә тарыган кешеләрнең хәлен яхшы аңлыйм һәм кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам.

Нияз Мәһәдиев белән без ул эшсез йөргәндә аралаша башладык. Үземнең баштан үткәч, мин бу бәлагә тарыган кешеләрнең хәлен яхшы аңлыйм һәм кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам.

Эшсезлек — ул, чынлап та, зур бәла. Һөнәрле, белемле, эшләргә теләүче кеше өчен авыр сынау. Шулай ук якыннары өчен дә. Кемдер шул чакта сына, түбән тәгәри, ә кемдер өр-яңа тормыш башлый. Үземнең ел ярымга сузылган эшсезлек тәҗрибәмнән чыгып, әйтә алам: дуслар кими, якыннар түземлеген җуя башлый, хәтта кимсетергә, үч алырга маташучылар да табыла. Күпме гомер үткән, ә барысы да кичәгедәй истә.
Кызганычка каршы, Нияз белән дә берни дә килеп чыкмады. Эшкә алырга теләүче табылмады. Хәер, бер редакциядә риза иделәр, әмма ул үзе баш тартты. Үзенең бәясен белә иде Нияз. Теләсә кемгә буйсынып, ни җитте эштә йөрергә теләмәде. Эчтән Нияз белән килешсәм дә, Зөһрә белән теләктәш булып, үгетләп маташтым, әлбәттә. “Зөһрәне аңлыйм, жәл, авыр аңа, — диде ул уйчан гына. — Ә Сез мәшәкатьләнмәгез. Матбугат булмаса, минем башка һөнәрем дә бар: архитектор, төзүче...”
Башкача без ул мәсьәләгә кагылмадык. Еш шалтыратыр иде. “Акыллы кеше белән сөйләшәсем килә”, — ди. “Монда юк бит әле ул”, — дип җаваплыйм. Рәхәтләнеп көлешәбез. Ах, шаян иде Нияз! Юк кына нәрсәдән дә кызык таба, шаярта. Шаяра-көлешә җитди темаларга кереп китәбез... Күп укыган, күп белүче кеше булып ачылды ул миңа. Сәгатьләр буе сөйләшә идек. Кайчак Зөһрә телефонны ала: “Ялкытты инде бу сине, Әлфирә, нигә әйтмисең? Ул бит, сөйләшә башласа, туктый белми”. Ә әңгәмә һаман дәвам итә, бәхәсләшәбез, көлешәбез...
Бик ихлас иде Нияз. Уйлаганын уратып-чуратып тормый турыдан-туры әйтә дә куя. Карауга, бик җитди күренмәсә дә, үз фикерендә нык торучы ныкыш булып чыкты. Шулай, аптырата иде Нияз. Башы тулы идея, теремек, тынгысыз... Андыйлар белән яшәве дә, эшләве дә җиңел түгел. Эшкә алмауларының бер сәбәбе дә шул булгандыр, мөгаен. Бездә күп җитәкчеләр тыңлаучаннарны хуп күрә бит, Нияз кебекләрне өнәми.
Ә яшәүгә килгәндә... Гаиләсендә бәхетле булды Нияз. Хатыны Зөһрәне хөрмәт итте, иҗатына ихтирамлы, игътибарлы булды, һәр яңа китабы, шигырьләре хакында хәбәр итәр иде. Улы Азамат белән горурланды. Ә инде оныгы Сафия тугач шатланганы... “Әлфирә, мин картәти булдым! Карт-ә-ти!” Ниязны Зөһрәдән дә яхшы белүче, аңлаучы, бәяләүче кеше юк, әлбәттә. “Ул шулкадәр укымышлы, талантлы, ә шуны күрсәтә белми”, — дип пошына иде. Ә Нияз ашыкмый. Баш иеп, соранып йөри белмәде шикелле. Теләмәде дә, ахры.
Билгеле журналист, шагыйрә Зөһрә иренә теләктәш, фикердәш, ышанычлы терәк булды. Нияз нинди эшкә тотынса да, Зөһрә аны дәртләндереп торды. Бергәләп тә иҗат иттеләр. Башкортстан телевидениесендәге “Бай бакча” тапшыруы, үкенечкә, аларның соңгы эшләренең берсе булды. Нияз Мәһәдиевның яңа таланты ачылды анда: ул — артист. Артистның да ниндие — комик! Әлеге алып баручы урынына Нияз үзе бер образ булып чыкты. Мин аны үземчә “өйрәнчек” дип йөрттем. Тәҗрибәле чын бакчачылар янында нәрсәләр эшләп булашуы, килешсез кыланышлары да ышандыра иде. Әйтерсең, Нияз үзе бакча үстермәгән. Практик файда, мәгълүмат бирүгә корылган тапшыру кызыклы, күңелле тамашага әйләнде. Халык, аларны яратып, икесенә бер исем бирде: “Байбакча”. Урамда булсынмы, базардамы, юлдамы, аларга шулай эндәшәләр иде. Шуңа бәйле кызык хәлләрне Нияз көлә-көлә сөйли торган иде. Дәртләнеп, яратып эшләде. Канәгать иде. Тапшырудан киткәч, моңсуланып алды бермәл. “Ярый, тәҗрибә тупладың, хәзер театр яисә кинода уйный аласың”, — дип шаярткан булдым.
Уйнар да иде, язар да иде...
Эх, иртә киттең, Нияз!
Бик иртә...

Әлфирә БАРГУСОВА,
Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас