Хәвефсезлекне күз уңында тотып һәм коронавирус белән бәйле рәвештә республикада күп кенә мәдәни-киңкүләм чаралар тыелды яисә күчерелде. Мондый чаралар Сибайда да гамәлгә кертелә.
Ләкин Сибай концерт-театр берләшмәсе әгъзалары вирустан куркып калмаган.
— Әгәр Башкортстан халкы театрларга, филармониягә, музейларга һәм китапханәләргә килә алмаса, бу очракта мәдәният учреждениеләренең бөтен десанты сезгә юллана! — дип хәбәр итә алар үзләренең веб-сайтында.
Шул максаттан концерт-театр берләшмәсе халыкка үз социаль челтәрләрендәге битендә филармониянең архив спектакльләрен һәм концертларын карарга тәкъдим итә.
26 мартта — "Уйнасын гына гармуным, тынмасын курай моңы" концерты;
31 мартта — “Ятим төлке” спектакле (башкорт телендә);
2 апрельдә — “Атлы халык – затлы халык” концерты;
7 апрельдә — "Озын-озак балачак" спектакле (башкорт телендә);
9 апрельдә — "Исемеңдә — синең язмышың" концерты;
14 апрельдә — "В поисках сокровищ или выгодное дельце" спектакле (урыс телендә);
16 апрельдә — "Нам – 25 лет" юбилей концерты.
Чаралар урындагы вакыт белән 15.00 сәгатьтә башлана.