+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фидан Гафаров — Уфаның шәрәфле шәхесе!

Башкорт театр сәхнәсе һәм эстрада йолдызы, популяр актер һәм лирик җырлар башкаручы Фидан Гафаровка "Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе" дигән абруйлы исем тапшырылды.

Башкорт театр сәхнәсе һәм эстрада йолдызы, популяр актер һәм лирик җырлар башкаручы Фидан Гафаровка "Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе" дигән абруйлы исем тапшырылды.

Кичә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры шәһәр мэры Өлфәт Мостафин имзалаган документ алды.

Мактаулы исемнәр иясе — Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, С. Юлаев исемендеге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров Башдрам театрына 55 ел буе хезмет иткән. Хәзер ул Уфа шәһәренең иң югары бүләге белән дә бүләкләнде.

«Актерга ихлас котлауларыбыз! Хәзер Башдрамтеатрда әлеге мактаулы исемгә ия булган артистлар икәү. Узган елның сентябрендә шушындый ук мактаулы исемгә Нурия Исхак кызы Ирсаева ия булган иде», — дип билгели театр директоры Иршат Фәйзуллин.

Мактаулы исемне тапшыру соңрак булачак, дип хәбәр итәләр театрда.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас