Бүгенге иртә “Кызыл таң” өчен кайгылы хәбәрдән башланды: якташыбыз, гәзитебезнең якын дусты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат...
Яраткан шагыйребезнең, күренекле якташыбызның, милләттәшебезнең дөньядан китүенә ышануы да авыр. Һәрвакыт шаян, оптимист, оста, үткер телле, искиткеч сәләтле әдипнең елмаеп редакциябезгә кунакка килүе әлегедәй күз алдында...
Роберт Миңнуллин шигырьләрен өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да ярата. Соңгы елларда ул Интернетны яулап, социаль челтәрләрдә дә популярлашты. Күренекле шагыйрьнең сәхнәдән сөйләгән ялкынлы, оста чыгышларын да онытырлык түгел. Ул катнашкан һәр кичә, чара искиткеч ямьле, фәһемлегә әйләнә иде. Роберт Миңнуллин “Кызыл таң”ның барлык юбилейларында, бик күп кичәләрендә катнашты.
Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Шагыйрьнең туганнарының, якыннарының, барлык укучыларының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан алып Аккүз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый.
Мәктәп тәмамлаганнан соң Уфага барып, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып, китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәге Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
Мәктәптән соң ике ел районның «Маяк» гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы да шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» гәзитләрендә беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән ныклап кызыксына башлый. Гәзит мәкаләләре белән беррәттән, шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсы», «Кызыл таң» гәзитләрендә басыла.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла.
Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» гәзитендә эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Ул балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Роберт Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый.
Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист һәм гаять эшлекле депутат та була. Озак еллар «Казан утлары» журналында — бүлек мөхәррире, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш мөхәррир, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») гәзитендә баш мөхәррир булып эшли.
1995-99 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан — Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — «Сабантуй» гәзитенең шеф-мөхәррире, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы була.
Роберт Миңнуллин - бик күп мактаулы исемнәр, премияләр иясе. Алар арасында, мәсәлән, Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Андерсен исемендәге халыкара премия, Абдулла Алиш исемендәге премия, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия һәм башкалар бар.
Авыр туфрагың җиңел, җаның җәннәттә булсын, Олуг Әдип, милләтнең сөекле улы, якын дустыбыз!