Коронавирус пандемиясе чорында карантин таләпләрен үтәү өчен республикада күп кенә чаралар тыелды һәм үткәрү датасы күчерелде.
Әмма альтернатива да бар. Хәзер музейларга экскурсияне, спектакльләрне һәм концертларны онлайн-режимда карау мөмкинлеге булдырылды.
Болар барысы да - өйдән чыкмыйча гына һәм бушлай. Әти-әниләрнең яшьлек кумирлары уйнаган, инде архив спектакльләре исемлегендәге тамашалар, иске фильмнар, фонд концертлары да кызыклы булачак.
Осталык дәресләрендә файдалы һөнәрләргә, шөгыльләргә, кәсепләргә өйрәнергә була.
Моның турында тулы мәгълүматны bashinform.ru сайтыннан укырга була.
Вакытыгызны файдалы үткәрегез һәм сәламәт булыгыз, дуслар!
Фото: ru.depositphotos.com