Яңача куелышта классик әсәр, беренче чиратта, заман яшьләренә юнәлтелгән
Спектакльдә гади авыл тормышы сурәтләнеп, сюжет мәхәббәт, дуслык, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, узган яшьлекне сагыну темаларына нигезләнгән. Һәркемгә якын тема булса да, Совет чорын гәүдәләндергән әсәрне бүгенге көндә сәхнәгә чыгару бик җиңелдән түгел. Ни дисәң дә, һәр чорның үз кануннары, үз кызыксынулары. Хәзерге вакытта колхоз темасын күтәрү тәвәккәллек тә сорый. Чөнки колхозның нәрсә икәнен белмәгән, хезмәт көненә эшләүне, Совет власте өчен фидакарь хезмәт куюның ни икәнлеген күз алдына да китермәгән бер буын яшьләр үсте.
Ә шулай да бу пьесада уйланырлык, аны кат-кат сәхнәгә чыгарырдай сәбәпләр күп. Асылда исә авылда яшәгән өч дусның — һәркайсы “авылның беренче егете” исемен күтәрердәйләрнең ваемсыз яшьлек белән сугарылган тормышы сурәтләнә. Кызу холыклы, шаян, шук Зөлкарнәй, басынкы Хәниф, хыялый Бытбылдык якты киләчәккә ышанып туган авылларында тыныч кына яшәгәндә, аларның тормышында зур үзгәреш башлана. Ул — колхозларына Сандугач исемле агроном кызның килүе. Исеме җисеменә туры килгән бу чибәр, чая кызга өч дус та гашыйк була. Егетләр бу чибәркәйне үзенеке итәр өчен, аның кушкан таләпләрен үтәп, начар гадәтләреннән дә арына. Егетләр кыз йөрәгенә юллар салыр өчен Шифабикә әби аша эш итәргә дә тырышып карый. Тик Сандугачның да үз планнары булып чыга. Бу “мәхәббәт өчпочмагы” мәсьәләсе дә уйламаган җирдә хәл ителә. Тулаем алганда, чама белән сентименталь, чама белән күңелле комедия туа һәм мәңгелек кыйммәтләрне: кешеләрдә мәхәббәт, тугрылык, сафлык тәрбияли.
Спектакльне баш режиссер, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйган. Рәссамы – Русиянең һәм Калмык Рес-публикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар буенча рәссамы – Алия Бәйрәмгулова, композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, куючы балетмейстеры – Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәтшина, видеоинсталляцияләр авторы – Урал Махиянов.
— Белүегезчә, пьеса геройларның очрашуы белән башлана. Инде шактый гомер үтеп, яшьләре өлкәнәйгән, ир узаманы булган дуслар күрешә һәм яшьлекләрен сагынып искә ала. Шуңа күрә, безнең спектакль аклы-каралы төс-ләрдә дисәм дә була. Дөрес-рәге, костюмнарда, сәхнә бизәлешендә чагу төсләр юк. Чөнки кеше үткәнен хәтерлә-гәндә ниндидер аерым детальләрне генә чагу төсләр белән исенә төшерә. Шушы спектакль аша безнең әлеге яшь буынның ата-бабаларының нинди идеаллар белән яшәгәннәрен күрсәтәсебез килде. Әлеге замандагы кебек муллыкта яшәмәсәләр дә, аларның күңелләрендә мал җыю, баю беренче урынга чыкмый. Ул заман кешеләренең күңеле саф, үзара мөнәсәбәтләр ышанычлы, ныклы. Дуслык төшенчәсен югары дәрәҗәгә күтәреп яшиләр, тырышып эшлиләр. Гомумән, бу спектакль хыялларга бирелгән, якты, гүзәл хатирәләргә бай, кеше гомер буе сагынган яшьлек турында, — диде спектакльнең режиссеры Байрас Ибраһимов.
Зөлкарнәй ролен башкаручы Марат Хәсәнов, Хәнифне уйнаучы Риф Гобәйдуллин, Бытбылдыкны уйнаучы Вилдан Мисбахов колхоз тормышы белән таныш булмаган заман балалары булуына карамастан, рольләрен зур осталык белән башкарып чыкты.
Бу роль ничек бирелде дигән сорауга Марат белән Риф: “Авыр бирелде, дип әйтә алмыйбыз. Чөнки Байрас Надим улы белән эшләве рәхәт һәм җайлы. Гомумән, без тормышта да дуслар”, — диделәр.
Бытбылдык ролендәге Вилдан Мисбахов спектакльнең башыннан азагына кадәр гармунда уйнап, моңлы тавышы белән җырлап, тамашачыларны таң калдырганын да ассызыклап үтәргә кирәк.
Сандугач ролендәге Эльвира Бигалиева: “Миңа режиссер бу рольдә син комсомол буларак, башкаларга үрнәк күрсәтеп, үзең артыннан аларны ияртергә тиешсең, шул ук вакытта син романтик та. Тик артык романтикага бирелмичә, кырыслык та күрсәтергә тиешсең, дип аңлатты. Бик озак эзләнгәч, ниһаять, мин уйнаган образ туды. Сандугач — кешелекне яхшыга өндәүче. Ул: “Җитте! Караңгылыкта кара кол булып озак яшәдек. Авылларда авыл кешеләренең күңелләрендә Ильич лампалары кабызырга вакыт”, — ди. Кешеләр арасында яхшылыкка омтылып, яхшылык турында уйлап һәм кешеләрне дә шул яхшылыкка өндәүчеләр була. Сандугач образы нәкъ шундый”, — диде.
— Ролем җиңел бирелде. Чөнки мин шул заман кешесе, материалны белә идем, мин үземмен, чөнки миңа грим салып торырга да кирәкмәде. Режиссер яшьләр белән бик җентекләп, тырышып эшләде, ә мин аларның арасына кердем дә киттем. Шулай да, ничек килеп чыгар дип дулкынланам, — диде Шифабикә әби ролен башкаручы Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия апа Сираева.
Спектакльдә искиткеч актерлар составы тупланган. Алда әйтеп киткән актерлардан тыш, шулай ук, Руслан Хисаметдинов, Альберт Шәрәфетдинов, Альберт Шәйхетдинов, Айсылу Гомәрова, Рида Фәхрисламова һәм Башкортстанның халык артисткасы Финә Вәлиева катнаша. Күмәк сәхнәләрдә театрның яшь артистлары уйный.
Заманча алымнар куллану, режиссерның яңа табышлары, балетмейстерның көчле эше, актерларның искиткеч сәләте, гомумән әйткәндә — тулы бер коллективның тырыш хезмәте Совет чорында язылган пьесага яңа сулыш алып, яңача яши башларга мөмкинлек бирде.