+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Рәсем конкурсы тәмам

“Мин рәсем ясыйм. Бу - Җиңү көне” проекты - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурс.

“Мин рәсем ясыйм. Бу - Җиңү көне” проекты - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурс.

Жюри эшендә Башкортстанның һәм Русиянең Рәссамнар берлекләре әгъзалары, Башкортстанның иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни эшлеклеләре катнашты. Конкурсның жюри рәисе Каринэ Хәбирова булды.

Уфа дәүләт нефть техник университетының «ACADEMIA» галереясы базасында «Мин рәсем ясыйм. Бу - Җиңү көне» дигән акция кысаларында 8 яшь категориясендә (1-8нче сыйныфлар) җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Конкурс өч турда үткәрелде: сайлап алу, ярымфинал һәм финал. Оештыру комитеты адресына барлыгы 10 меңнән артык эш килде. Сайлап алу һәм ярымфинал турлары нәтиҗәләре буенча аларның 300е финалга сайлап алынды, анда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Әйтергә кирәк, республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән “Мин рәсем ясыйм. Бу - Җиңү көне” Башкортстанда быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планына кертелгән.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ахыргы нәтиҗәләр 1 апрельдә басылып чыгачак.

Фото: www.pinterest.ru
Читайте нас