+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Сукыр Шәмсетдиннең бәхеткә хакы бармы?

Гафурилеләр спектакле уйландыра да, тетрәндерә дә

Гафурилеләр спектакле уйландыра да, тетрәндерә дә

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Башкорт­станның халык язучысы Талха Гыйния­тул-линның әсәрләре буенча куелган “Шәмсет­дин һәм Шәмсүрә” спектакле премьерасын тәкъдим итте.

Хәрби госпитальдә авыр яраланган солдатлар. Аларның һәркайсының үз язмышы, тарихы, яраткан гаиләләре бар. Сугышта сукыр калган Шәмсетдин дә вакыт дәвалар, барысы да онытылыр һәм җайга салыныр дип өметләнә, чөнки өйдә аны яраткан гаиләсе — хатыны, балалары көтә.
Ул башка солдатлар алдында: “Хатыныма сокланып туя алмыйм, ул беркайчан да мыжып, куркып тормый, хатынымнан уңдым, егетләр, Аллаһка шөкер”, – дип мактанып та ала. Тик үз хәлен аңлатып язган хатыннан соң, ул җавап алмый. Шәфкать туташы Шәмсүрәгә тома сукыр Шәмсетдинне туган авылына кадәр озатып куярга кушыла.
Ә инде туган ягына кайткач аны беркемнең дә көтмәгәнлеге билгеле була. Яңабаштан ничек яшәргә, дәһшәтле сугыш михнәтләрен ничек онытырга? Хыянәтне ничек кичерергә? Шәмсетдиннең бәхеткә өмете бармы? Тамашачы менә шушы сорауларга җавап эзли.
Спектакльнең сәнгать җитәкчесе — Айрат Абушахманов. Режиссеры — Хөрмәтулла Үтәшев, рәссамы — Альберт Нестеров, хореографы — Рәмизә Мөхәммәтшина, музыкаль бизәлеш — Урал Иделбаев.
Читайте нас