Intertat.tatar сайты Роберт Миңнуллинның төрле матбугат чараларында басылган фикерләреннән юллар биргән. Шулар арасында Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасименнән соң әйткән сүзләре дә бар.
“Хәзер Илһамсыз нәрсә булыр. Илһамы булмагач, татар үзгәрәчәк, менталитеты, җырга мөнәсәбәте, рухи тормышы, яшәеше… Илһамсыз тормыш башланачак. „Нефтьсез тормыш ничек булыр?“ — диләр бит әле. Ә Илһамсыз тормыш ничек булачак? Әле ул турыда беркем дә уйламый. Әле инерция белән барабыз. „Җырлары кала“, дибез. Шәхеснең үзеннән башка җыр икенче инде ул. „Илһам-Илһам“ диеп янында сырпаланырга ярата идек, фотога төшәргә яратабыз, бөек дияргә яратабыз. Болар сүз генә… Без әле Илһам Шакировның татар тормышындагы ролен аңлап бетерә алмадык. Без аны Илһам дип кенә, җырчы дип кенә карыйбыз. Ул - җырчы гына түгел, алтмышынчы еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр татар рухының үзәгендә булган кеше. Бөтен дөньядагы татарларны берләштереп тора торган Кеше...”
Бу юлларны укып чыккач, хәзер Роберт Миңнуллинсыз нәрсә булыр дигән уйлар килә һәм Илһам Шакировка әйткән һәр сүзе, аның үзенә дә туры килгәнлегенә төшенәсең... Иртәрәк киттең, Илешнең мулла абыйсы...
фото: intertat.tatar