Миллионлаган татарның күңеле тетрәнде бүген. Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатыннан әрнегән күпме каләмдәшләребезнең күңелендә шигырь юллары туды... Интернет челтәре, ватсаптагы чатларда бүген без кайгыбызны уртаклашып, шигъри сүзләребез белән дә бүлештек. Чын шагыйрьләр үз вафаты белән дә каләмдәшләренә илһам бирә шул ул...
Без битараф бүген язларга...
Бүген күкләр шундый зәңгәр булды...
Яз кагылды кебек барыбызга...
Чагу язның аяз бер көнендә
Шагыйрь китте бүген арабыздан...
Туган телнең ул остасы иде,
Һөнәренең булды ул остасы!
Аяз язның матур бер көнендә
Шагыйрь китте бездән...
Шул, кыскасы...
Аһ,
Бу язларга елау килешмидер!..
Көләч булу зарур аларга.
Кичерегез, бүген күңел китек...
Без битараф бүген язларга...
Язлар белән шагыйрь көлә кебек:
“Барыбыз да җирдә вакытлыча!”
Шулайдыр да, шагыйрь... Ләкин сине
Ничек түзсен күңел сагынмыйча?..
...Шагыйрьләрнең җирдә җыры кала,
Ул җырларга шундый табынабыз!
Шигъри сүзнең хакыйкатен аңлап,
Без язларда янә кабынабыз!..