+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кем - кайда, Галиевлар - тауда!

Җырчыларда да ял бит хәзер. Кайсы онлайн концерт бирә, кайсылар өйләрендә мәш килә, тау шуучылар да бар икән.

Җырчыларда да ял бит хәзер. Кайсы онлайн концерт бирә, кайсылар өйләрендә мәш килә, тау шуучылар да бар икән.

Башкортстан җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар ялларда балалары белән тауда шуган фотолар һәм видео куйган.

Видео янына: «Яз җитте, ә без һаман тау шуабыз. Безнең балачакта телефон юк иде, шул чакларны кызларыбызга гел сөйлибез. Әле менә авылда телефоннан, интернеттан башка да нинди кызык икәнен аңлатабыз, үзебез бала сыман алар белән мәш киләбез. Балаларыбыз шат, үзебез дә, әлбәттә. Рәхәт авылда», - дип язган җырчы.

Җырчыларның виртуаль дуслары: «Кыш көне булмаган карны язын кайда таптыгыз?» - дип аптырашкан.

«Кайсы кемнең аягы икән монда?»;

«Башкортстанда һаман кар бар икән»;

«Авылда кыш»;

«Март азагында булса да тау шуып калыгыз», - дип киңәш биргән алар.

Фото: intertat.ru
Читайте нас