+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2020, 17:37

"Бу хәбәрне ишеткәч, шатлыгымның чиге булмады!"

— Миңнегали Шәйморатовка Русия Федерациясе Герое исемен бирелүе турында белгәч — шатлыгымның чиге булмады, — диде Радий Хәбиров.

Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелүе өчен Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Телефон әңгәмәсе барышында алар геройның истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алышты.

— Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан генерал Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелүе символик мәгънәгә ия. Аңа Советлар Союзы Герое исемен бирү башлангычы 1948 елдан бирле яңгырый. Һәм хәзер тарихи гаделлек хакимлек итте, — дип белдерде Владимир Мединский.

Совет чорыннан алып республика хөкүмәте һәм җәмәгатьчелеге генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирү турында үтенечләр белән мөрәҗәгать итте.

— Миңа шалтыратып, Президентның Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Федерациясе Герое исемен бирү турындагы карарга кул куюын хәбәр иткәч — шатлыгымның чиге булмады. Без бу мәсьәлә белән бик озак шөгыльләндек һәм ил җитәкчелегенә тарихи гаделлекне тергезү үтенече белән мөрәҗәгать иттек, — дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас