+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2020, 10:35

Мәҗит Гафури шигырьләрен уку буенча флешмобка кушыл!

Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган интернет-флешмоб үткәрә.

Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган интернет-флешмоб үткәрә.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгына Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева һәм Мәҗит Гафури мемориаль йорт-музее мөдире Гадилә Бүләкова хәбәр иткәннәр.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Мәҗит Гафури шигырен укуны видеокамерага яздырырга һәм социаль челтәрләрдәге үз битеңдә, шулай ук Фонд битләрендә урнаштырырга кирәк. Гафури Facebook һәм «ВКонтакте»да.

“Мәҗит Гафури шигырьләрен төрле телләрдә — урыс, башкорт, татар, инглиз һәм башка телләрдә укырга мөмкин. Бу башлангычны хуплавыгызны сорыйбыз!”, — дип мөрәҗәгать иткән Люция Камаева.

Фото: Дом-музей Мажита Гафури.
Читайте нас