Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әбделманов иҗатының 25 еллыгына багышланган чара узды
Нәрсәгә-нәрсәгә, җыр-моңга кытлык кичермибез: бер үк кичне башкалабызның берничә Мәдәният сараенда әллә никадәр концерт, тамаша үтә. Һәрхәлдә коронавирус таралуга бәйле аерым режим кертелгәнгә кадәр шулай иде. Шунысы гаҗәп: акча юклыкка зарланырга яратучы тамашачы анда йөрергә акчасын да, вакытын да кызганмый, һәм шыгрым тулы заллар — моңа ачык дәлил. Үзе дә моңлы булгангамы, күңелендә җыр-моңга урынны түрдән бирә белә шул безнең татар һәм башкорт халыклары.
Еш кына барысы да бер көйгә һәм “син — минем уң кулым, мин — синең сул күзең” кебек ике җөмләдән торучы мәхәббәт турындагы җырлар яңгыраган (әллә миңа гына шулай тоеламы?), алып баручыларның чыгышы гел бер үк тема тирәсендә “бөтерелгән” концерт-тамашалар затлы, йотлыгып, бер сулышта карарлык мәдәни чараларга ихтыяҗ тудыра. Ни дисәң дә, мәдәниятнең төп бурычы — кешеләрдә матурлык, зәвык тәрбияләү.
Март башында Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә тамашачыларны милли асыл турында уйландыра торган, халык җыр-моңнарының никадәр күркәм булуын, аларны башкаручыларның югары һөнәри осталыгын дәлилләүче, шигъри сүзнең дәрәҗәсен һәм мәртәбәсен күтәрүче, шагыйрь, татар-башкорт эстрадасында олысы да, кечесе дә яратып кабул иткән, кушылып җырлаган бик күп популяр җырларның сүзләрен дә, көен дә иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага Әбделманов иҗатының 25 еллыгына багышланган чара әнә шул матурлык һәм зәвык тәрбияләүне беренче максат итеп куючы тамашалар исәбеннән булды да.
Иҗатка нибары алтынчы дистәсен ваклаганда гына килгән Мидхәт ага бүген үзе бер феномен булып тора: ул иҗат иткән җырлар халык арасында шунда ук “үз”гә әйләнә, сүзләре дә, көе дә колакка һәм күңелгә ятыш бу җырлар табыннарда берәү башласа, икенчесе дәвам итәрлек югарылыкка күтәрелә. Менә кайда ул җырның халыкчанлыгы! Яшьләр өчен заманча ритмда һәм аларның мәдәни ихтыяҗын күз уңында тотып язса, өлкәннәр өчен яшәлгән гомер биеклегеннән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып иҗат итә ул аларны. Бу концертта да нәкъ шундый иҗат җимешләре тантана итте. Анда халкыбыз күптән яратып кабул иткән Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Алмаз Хәсәнов кебек моң ияләре белән беррәттән, моннан берничә ел элек кенә Мидхәт ага башлангычы белән төзелгән “Милли аваз” эстрада төркеме дә башкалабыз тамашачысы алдында имтихан тотты.
— Кешенең үзеннән соң халкы, милләте өчен башкарылган бер генә булса да изге эше калырга тиеш, — ди Мидхәт Мәҗит улы.
Һәм әлеге төркемне төзүнең максаты да, бурычы да шушы сүзләр белән аңлатыла сыман. Халык өчен, милләт өчен бу! Шуңа аталышы да бит әнә ничек итеп куелган — “Милли аваз”! Төркемнең үзенең дә, милли авазыбызның да гасырлар буе яңгырап торачагына якты өмет тә, кыю ышаныч та, ишарә дә бар анда.
Төркем үз эченә яшьләрне дә, өлкәннәрне дә туплаган. Араларында көндәлек тормышта иҗаттан ерак өлкәдә хезмәт салучы, сәхнәгә бер кагылышы да булмаган һөнәр ияләренең халык җырларын югары башкару осталыгына ия җырчылар белән беррәттән, алардан һич калышмый да, арттырмый да тамашачыга җиткерүче яшьләрнең чыгышы халкыбызның никадәр бай күңелле, моңлы, рухи мираслы булуы турында сөйли. Илнур Вәлитов, Мәхмүт Ибраһимов, Галия Язданова, Флүр Әбдиев, Гөлсем Хөсәенова, Наил Латыйпов, Рөстәм Вәлиев, Әлфия Әмирханова, Лилия һәм Ясминә Мөхәммәдиевалар, Гөлфинә Хәмитова, Хәлим Юнысов — “Милли аваз”ның милли җанлы, булдыклы, милләтпәрвәр егетләре һәм кызлары. Араларында иң өлкәне булган Флүр ага белән Наил аганың борынгы җырларны баянга кушылып җырлавыннан күзләргә яшь эркелә, алар бу җырларның һәр борылышын, һәр нотасын йөрәкләре аша үткәреп башкара, монда ясалмалылыкка һәм тамашачыга ярамсаклануга урын юк. Бу җырчылар, аларның кабатланмас тавышы — үзе бер дөнья, аерым феномен.
Шушы чирек гасыр эчендә Мидхәт ага — халык арасыннан бик күп талантларны ачыклап, аларны танытып, олы сәхнәдә канат ныгыттырган кеше. Үзенең дә гелән яшь калуы, яшьләр белән — яшьләрчә, өлкәннәр белән өлкәннәрчә аралаша белүе — аның кешелек сыйфатлары, киң күңеллелеге, тормышны яратып яшәве күрсәткече ул. Сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган яисә ясарга хыялланучы яшь сәләтләргә әхлакый ярдәмен дә, кирәк икән, матди ярдәмен дә кызганмаган Мидхәт аганың киләчәктә дә милли сәнгатебезгә зур өлеш кертәчәгенә тамчы да шик юк. 80 яшенә ишек какканда да милләт мәнфәгате белән, милләт хәстәре белән янып яшәүче, яшь буынга халкыбызның рухи җәүһәрләрен тапшырып калырга ашыгучы һәм моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләүче ил агасына моңлы күңеле, җырлы йөрәге өчен рәхмәт сүзләрен генә җиткерәсе килә.
Шигырьләрендә туган телебезне, мәдәниятебезне һәм әдәбиятыбызны сакларга һәм якларга өндәгән, халыклар дуслыгын, бердәмлеген иң югары кыйммәтләрнең берсе итеп таныган шәхес күңеленнән генә башкалар күңеле дә кабул итәрлек әсәрләр, җыр-моңнар туа шул. Фанилыктан берни таләп итмәүче, нибары җырларының “күңел кылларын чиртеп яңгыравын” гына теләгән һәм шуңа ихлас өмет баглаучы Мидхәт Әбделмановның күпкырлы иҗаты киләчәктә дә яңа төсләр белән балкыр дип уйлыйбыз. Гомер буе төзелеш тармагында иң түбәннән җаваплы вазыйфаларга кадәр үрләгән гади авыл егете бүген кешеләр күңелендә сәнгати матурлык төзи. Бу матурлыкны “Милли аваз” әле озак еллар яңгыратса иде!
Нурлан ГАНИЕВ.