Югары Яркәйнең 4нче мәктәбендә укучыларда ватанпәрвәрлек ике тапкыр Советлар Союзы Герое үрнәгендә тәрбияләнә
Быел илебез тормышында зур дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Бу — Русия һәм бөтен дөнья тарихының гаять зур хәрефләр белән язылган битләре, бөтен халкыбызның җиңүе һәм фаҗигасе. Җиңүгә ничәмә генә еллар узмасын, вакыт беркайчан да халык хәтереннән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын җуймас. Ә менә шул хәтер җепләре өзелмәсен, киләчәк буынны ватанпәрвәр рухта тәрбияләр өчен бүген дә күп эшләргә кирәк. Бу эшне балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре бергәләп башкарса, бигрәк тә файдалы, фәһемле.
Югары Яркәйнең 4нче мәктәбендә дә Ватанны яратырга, илебезнең тарихи үткәне өчен горурлык хисләре кичерүгә, патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.
Шундый чараларның берсе — 1-7нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Безгә яшәргә һәм истә тотарга” дигән иҗади конкурс. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәйгедә укучылар үзләренең рәсем төшерү сәләтен ачты, күрсәтте. Моннан тыш, алар әдәби китаплар аша Бөек Ватан сугышы белән танышты, илебез кичергән кайгы-хәсрәтне үз рәсемнәрендә чагылдырырга тырышты. Ә инде конкурс нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләр билгеләнгәч, мәктәп фойесында иң яхшы сурәтләрдән күргәзмә оештырылды.
Шулай ук “Хәтерлибез һәм горурланабыз” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Анда укытучылар Бөек Ватан сугышы тарихын, илебезгә килгән кайгыны барлык совет халкы үз иңнәрендә геройларча күтәрүен, тылдагыларның батырлыгы хакында сөйләде, 1 “Б” сыйныф укучылары җитәкчеләре белән музейга сәяхәт кылды. Данлыклы якташыбыз, каһарман очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеена бару укучылар өчен фәһемле һәм кызыклы булды.
— Муса Гәрәевның немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә керткән өлеше кыюлык, батырлык, тәвәккәллек чагылышы, Ватанга тугрылык һәм чиксез мәхәббәт үрнәге ул, — диде музейның экскурсоводы Фәридә Нуриәхмәтова.
Ул балаларга кызыклы, мавыктыргыч итеп Муса Гәрәевның тормышы, сугышта күрсәткән батырлыгы хакында сөйләде, укучыларның сорауларына җентекле җавап бирде.
Балалар Геройның хәрби бүләкләре белән сокланды, Муса Гәрәевның шәхсән очучылар костюмы зур кызыксыну уятты. Музей хезмәткәрләре килгән кунакларга “Муса Гәрәевның туган авылына кайтуы” дигән документаль фильм да күрсәтте. Батыр йөрәкле, төз гәүдәле, йөзендә ихласлык чагылган оялчан елмаюлы якташларын экран аша күрү дә балалар күңелендә үз эзен калдыргандыр. Ә инде укучыларга музей каршында урнаштырылган “АН-2” самолеты кабинасына керергә рөхсәт ителгәч, алар шатланды. Беренчеләр экскурсия азагында истәлеккә фотога төшәргә дә онытмады.
Менә шулай, документаль-тарихи материаллар белән танышып, укучылар үз халкының бөеклеген аңлар һәм Ватанга хезмәт итәргә героик үрнәкләрдә өйрәнер дигән өметтә каласы килә.
Киләчәк буынны әлеге көндә мәктәптә укып йөрүче укучылар да тәшкил итә. Шуңа күрә дә Югары Яркәйнең 4нче мәктәбендә эшләүче коллектив шушы балаларның күңелендә, йөрәкләрендә ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең укытучылар кулында икәнлеген онытмый.
Наилә АБДУЛЛИНА,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.