+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2020, 09:50

Әсәннән агып чыккан сәнгать чишмәсе

Музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов матур юбилеен билгели

Музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов матур юбилеен билгели
Һәрбер укытучы укучылары белән горурлана. Укытып һәм тәрбияләп чыгарган бөтен укучыларымны да яратып, үз итеп хәтеремдә саклыйм. Тик шулар арасында исемнәрен мактап телгә алганда: “Ул – минем укучым!” дип горурланып әйттерә торганнары да бар. Болай әйтергә укучымның күпьеллык хезмәтендә, олы тормышында үрләр яулавы миңа рөхсәт бирә дигән сүз түгел әле. Моның өчен аның да минем хакта: “Ул – минем укытучым”, дип әйтүе төп шарт. Шулай дип әйтүче укучыларым булуына шатланам. Шуларның берсе – Башкортстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә исеме киң билгеле музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов.
Әсән сигезьеллык мәктә­бенең (ул укыган чакта авылда урта мәктәп юк иде әле) башлангыч сыйныфларында Сә­гыйдә апа Зинннәтова укытты аны. Мин ул чакта укыту-тәрбия эшләре буенча мөдир булып эшләдем. Ничек шулай килеп чыккандыр, Дүртөйле районына кайтарылган бер­дән­бер халык уен кораллары оркестрын “Әсән” колхозына биргәннәр. Авылда синнән башка нота белүче юк, дип, бу оркестрны миңа тапшырдылар. Шуның иң бәләкәй домра-пикколо дигәнендә уйнарга Радикны чакырдым. Үзе дә шундый бәләкәй генә булгангадырмы? Юктыр, Радик­ның мәктәптә үткәрелә торган бөтен сыйныфтан тыш чараларда актив катнашканын искә алганмындыр. Ул нәнәсе Әми­нә әби алып биргән хромкасын күтәреп сәхнәгә чыгар, нәкъ уртага куелган урындыкка утырыр, аннары гармунын алдына куеп, матур итеп уйнар һәм шулай ук матур итеп җырлап та җибәрер иде. Гармун артыннан ике бөртек эре карлыган җимеше кебек күзләре генә күренеп торыр иде...
Тора-бара оркестрантларым нотаны иркен уку һәм кыллы уен коралларында ару гына уйнау сәләтенә ия булды. “Домраның кылларына баса-баса бармакларым канап бетсә дә, башкалардан калышмаска тырышып, яхшы гына уйнарга өйрәндем”, – дип искә ала ул чакларны Радик. Оркестр Дүртөйле районы укучылары арасында уздырылган конкурсларда, төрле фести­вальләрдә гел беренче урыннарны ала килде. Республика күләмендә үткәрелгән конкурста лауреат исемен дә яулады. Радикның музыка өлкәсендәге беренче уңышы булгандыр ул, чөнки бу исемне алуга ул да үзенең өлешен кертте бит.
Радик – сәхнәне, сәхнә Радикны яратты. Шул ярату аны Уфага, Газиз Әлмөхәммәтов исе­мендәге Республика музыкаль тәрбия бирү мәктәп-интернатына алып килде. Күре­некле уку йортыннан ул флейтачы һәм җырчы булып чыкты.
Укучымның беренче чыгышын мин Башкортстан телевидениесе әзерләп күрсәткән Яңа ел тапшыруыннан карадым. Ул тапшыруны Дүртөйле районы аша үтүче федераль М-7 юлындагы “Сарманай” кафесында яздырганнар. Радик – инде теге бәләкәй генә укучы малай түгел, ә сөлек кебек, буй җиткергән чибәр егет. Бәрхет тембрлы лирик тенор­ның җырлавына сокланмый мөмкин түгел иде.
Икенче тапкыр миңа Радикны Уфаның элекке “Нефть-челәр” мәдәният сараенда үткән республикабызның танылган өч теноры – Фәдис Ганиев, Айдар Галимов һәм Радик Динәхмәтов концертында күрергә туры килде.
Радикның һәр җыры бөтен кырлары ялтыратканчы шомартылган драматик сәхнә әсәре дәрәҗәсенә җиткерелгән бәләкәй генә тамаша кебек кабул ителде. Сәхнә хәрәкәтен, мелизмнарны, җырның архитектурасын, сүзләр белән көй­нең интонациясен җиренә җиткереп эшләгәненә сокланмый мөмкин түгел иде. Кайбер җырчылар концертка килүче­ләрне тавыш тембрының матурлыгы белән алдырса, Радик һәр җырының филигран эш­кәр­телүе белән алдыра. Тавышына, моңына флейтаның сихри сайравы кушылып китүе дә бик отышлы булды. Шул концертта башкарылган “Әл дә син бар әле дөньяда” җыры аның визит карточкасына әверелде. Ул җыр бик күп еллар Радикныкы гына була килде. Дистәләгән, йөзәрләгән тыңлаучы бу җырны якыннарына радио һәм телевидение аша бүләк итеп тапшыра торды.
Хәтергә сеңеп калган тагын бер чыгышы Уфа сәнгать институтының Федор Шаляпин исемен йөртүче концерт залында үтте. Ул анда виртуоз флейтачы ролендә чыкты. Гомумән, флейта Радикның аерылмас дусты булды. Аның кулында ул җансыз түгел, әллә кайдан, күкнең ничәнчедер катыннан яңгыраган илаһи моң чыганагы булып күренде. Радикның һәр чыгышы әле драма, әле комедия, әле трагедия миниатюрасы итеп кабул ителде.
Радик тугандаш татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга зур көч сала. Ул “Уфа – Казан юллары” дип аталган концерт­ларның (продюсеры – Равил Галиев) барысында да катнашып килә.
Җырчы һәрдаим эзләнү­ләрдә. Шул эзләнүләр аны зур уңышларга алып килә. Шулар­ның берсе – концертларда шигъ­риятне файдалану. Нәти­җәдә, синтетик сәхнә әсәре туа: музыка, шигърият, сценография, хәрәкәт, подтанцовка, сәхнә киеме... Болар ба­рысы бергә искиткеч бер­бөтен образ тудыра. Ул образ күп­медер дәрәҗәдә опера сән­гатенә дә якынлаша. Дүр­төйле районының юбилей ки­чәсендә Радик бер шигыремне укып, җыр башкарганнан соң, шул хакта сөйләшеп киттек. Минем тәкъдимемне ул шундук күтә-реп алып, югары дәрәҗәдә тормышка да ашырды.
Радик сәгатьләр буе китап-ханәләрдә шигырь китаплары укып, кешелек, кеше­ләр­нең асыл гамәлләрен, аларның матур әхлагын чагылдыручы шигъри әсәрләрне чүпләп, башкортча һәм татарча ике бүлектән торган, моңа кадәр бер вокалист та кулланмаган искиткеч тәэсирле программа әзерләде. Аны БСТ каналы да берничә тапкыр күрсәтте. Бу эстрада сәнга­тендә зур яңалык иде. Күп кенә башкорт һәм татар җырчылары бу алымны үзләренең иҗатында уңышлы файдалана башлады. Ул гына да түгел, Радик, җыйган материалларын туплап, үз исә­бенә “Кеше...” дигән бик матур китап бастырып чыгарды. Шул шигырьләрне Татар­станның Камал театры һәм Башкорт­станның Гафури театры артистларыннан укытып, башкалабыз театраллары өчен бик матур бәйрәм дә оештырды.
Радиктагы тагын бер иҗади яңалык – мөнәҗәтләрне сәх­нәгә чыгару. Башкортстанда да, Татарстанда да мөнәҗәт әйтү конкурслары үткәрелеп тора. Тик аларны эстрада сәнгате әсәре дәрәҗәсенә җиткерү эшенә тотынуга әлегә Радик Динәхмәтов белән Розалия Солтангәрәева гына җөрьәт итә алдылар.
Радик – карусыз кеше. Кем генә, нинди генә оешма чакыр­са да, ул җырлары, музыкасы белән, гонорар да өмет ит­мичә, күп очракта юл чыгымнарын да үзе күтәреп, чакырган җиргә ашыга. Дүртөйле районында үткәрелгән бер генә чара да Радиксыз үтми, дисәк, арттыру булмас. Республика гәзитләренең үз укучылары белән үткәргән очрашуларында да актив катнаша, тираж арттыру эшенә үз өлешен кертә.
Радикның тормыштагы кешелек сыйфатлары турында сөйләү өчен аерым бер мәкалә язарга кирәк булыр иде. Бер генә мисал китерәм. Былтыр ул пылау пешерү белән мавыгып алды. Авыз иттерү максатыннан мине дә гаиләм белән кунакка чакырды. Өстәл артына утырганчы кул юарга ваннасына керсәм, ни күрим, бер җылы почмакта аклы-каралы песи идәнгә җәеп куелган ап-ак сөлге өстендә ята. Йоклап ята дип әйтеп булмый, хәле бик авырга охшаган бичараның.
Сораша торгач, шуны белдем: Радик аны урамнан алып кергән икән. Кемнәрдер песине, типкәләп, бик нык җәрәхәт­ләгән. Җаны җептә генә эленеп тора, кыймылдый да алмый бичара. Радик, аны бер­ничә тапкыр ветеринария табибына алып барып, опера­цияләр ясатты. Бик күп әгъ­залары җәрәхәтләнгән икән. Кыйммәт дарулар белән сихәт­ләп, бәбәй караганнан да болайрак карап, песине аякка бастырды. Шуннан соң Интернет челтәренә белдер­ү­ләр элеп, үзе шикелле кешелекле кеше кулына тапшырды. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде, чөнки ул – янындагы кеше­ләргә, әти-әнисенә игелекле, итагатьле, ярдәмчел кеше. Шуңа күрә аны яраталар, үз итәләр.
Ике бишлеле юбилей елың матур үтсен, тормышыңда чагу уңышлар еш юлдаш булсын, иҗатыңның учагы сүнмәсен, сүрелмәсен. Сәнгатеңне яратучыларны сөендереп яшә дә яшә әле, Радик Биктимер улы!
Ганс ХӘКИМОВ,
Башкортстанның
атказанган укытучысы.
Читайте нас