+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2020, 15:15

"Җырлау түгел, сөйләшә дә алмыйм"

Артистларыбыз төрле социаль челтәрләрдә онлайн концертлар куеп, тамашачыларын сөендерә.

Артистларыбыз төрле социаль челтәрләрдә онлайн концертлар куеп, тамашачыларын сөендерә.

Шушындый концертны инде Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Илназ Сафиуллин оештырды. Илсөя Бәдретдинованы да тамашачылары эзли икән.

— Бу көннәрдә миңа бик күпләр «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың?», «Нигә туры эфирга чыкмыйсың?», - дип язалар.
Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә… Аксак-туксак елмаеп кына йөрим… Менә җайланып бетим генэ әлеее… — дип җавап биргән Илсөя ханым үзенең инстаграмында.

Фото: instagram
Читайте нас