+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 апрель 2020, 10:05

Тямай хатыны белән сөйләшми...

Беренче мәхәббәт бәхетле була ала микән ул? Әнә популяр җырчы Фирдүс Тямаев та шул хакта уйлана.

Беренче мәхәббәт бәхетле була ала микән ул? Әнә популяр җырчы Фирдүс Тямаев та шул хакта уйлана. "Беренче мәхәббәт студент вакытта булды.
" Беренче мәхәббәт бар микән, дигән сорау бирәм. Хатыным Резидәгә килгәндә, ул миңа баштан ук ошады, тыныч, матур кыз иде. Яши башлагач, аны хөрмәт итә башладым. Ике ул бүләк иткәч, хатынымны ярата башладым. Без бер-беребез белән сөйләшмибез.
Мин күп серләрне хатыныма сөйләмим. Ул мине аңламас дип уйлыйм. Ә чынында исә сөйләргә, ачылырга кирәк икән. Бер-беребезне аңлау бар, иң мөһиме — көнләү юк. Беренче мәхәббәт үтә торгандыр инде ул… Мәңгелек мәхәббәт юк, бер-береңә бәя бирү, аңлау бар.
Беренче мәхәббәтләргә бик алданмагыз. Читтән караганда бик матур күренәләр дә соң... Талашып, сугышып бетә кайберәүләр. Миңа калса, монда акыл белән эш итәргә кирәк..."
Фото: intertat
Читайте нас