М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры “Драматург & Драматург” дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Аңа ярашлы, пьесаларны бер-бер артлы драматурглар укыячак.
Проектта Башкортстан драматурглары гына катнаша. Анда катнашырга Шәүрә Шәкүрова, Зөһрә Буракаева, Сәрвәр Сурина, Владимир Жеребцов, Лилия Каипова, Мөнир Кунафин, Салават Әбүзәр, Наталья Мошина, Гөлнара Камалова, Дамир Йосыпов, Альмира Мөхәррәмова, Анна Ерошина, Антон Бескоровайный ризалык белдергәннәр.
Проект өстендә театрның әдәби-драма бүлеге мөдире Азалия Балгазина, баш мөхәррир Динара Каюмова, мөхәррир Алсу Галләмова эшлиләр.
“Безнең бурыч: ачышлар, уй-фикерләр, тормыш, театр һәм, иң мөһиме – кешеләр турында фикер алышу өчен бердәм әдәби-сәнгать киңлеге булдыру. Бүген замандаш драматургларны нәрсә борчый, аларның әсәрләрендә уртак нәрсә бар: геройларның, сюжетларның, идеяләрнең охшашлыгы бармы? Бу хакта без тәкъдим ителгән пьесалар белән танышкач белә алачакбыз. Иҗатлары төрле булса да, барлык драматурглар да театр турында хыяллана. Шулай итеп, аларга куелган максатка якын килергә мөмкинлек бирәчәкбез”, — дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Язма «ВКонтакте» социаль төркемендә аудиоформатта урнаштырылачак, мөмкин булган очракта, анда пьесаның тексты да куелачак.
Фото: bashinform.ru