Гүзәлне тагын нигә тетәләр?
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзизоляция вакытында ни белән шөгыльләнә?
Ул җыр-биюдә генә түгел, аш-су әзерләүдә дә уңган. Үзизоляция вакытында әни кеше гаиләсен төрле тәм-томнар белән сыйлый икән. Шушы көннәрдә җырчы Инстаграм тасмасында яңа гына мичтән чыккан пирог тотып төшкән фото урнаштырды.
«Көне буе аш бүлмәсендә мәш киләбез. Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы. Хәзер, иртәгә нәрсә пешерергә, дип, теләкләрен яудырып утыралар. Вәт рәхәт чаклары!» — дип язган ул.
«Тапкансыз мактаныр нәрсә! Әйе, сезнең акчагыз күп бит, нәрсә телисез, шуны пешерә аласыз, ә башкалар исен иснәп утырсынмы?» — дип канәгатьсезлек белдергән бер язылучы.
Гүзәл исә монда да югалып калмаган, «Эшләргә кирәк, берсенә дә китереп бирмиләр», — дип җавап кайтарган.
«Шарлотка пешерергә күп акча кирәкми. Теләк кенә кирәк», «Дөрес әйтәсез, күктән акча яуганны көтеп ятсаң, теләгән ризыгыңны ашый алмыйсың инде. Бу заманда ялкау булмаган кешегә эш табуы кыен түгел», — дип җырчыны яклап фикер язучылар да табылган.
Фото: pestrecy-rt.ru