+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2020, 07:00

Атнабайның үзе, сүзе һәм эзе

Халык шагыйре белән үзешчән композитор Алик Локмановның иҗади хезмәттәшлеге турында

Халык шагыйре белән үзешчән композитор Алик Локмановның иҗади хезмәттәшлеге турында

Әле радио һәр авылга барып җитмәгән, телевизор турында әкиятләрдә генә сөйләнгән елларда халык атна-ун көнгә бер килеп күрсәтелгән кино арасында яшьләр, укучы балалар куйган концерт, спектакль­ләр, табыннарда җыр, такмак әйтеп зәвы­гын канәгатьләндергән чак.
Каргалы авылында хәлле, зыялы кеше-ләрдән исәпләнгән Локманов Харис белән Хөннәнең ишле гаиләсендә туган Алик исем­ле бала да шул сәнгати тәрбия мәктә­бен үтә: клуб сәхнәсендә җырлый, шигырь­ләр сөйли. Ә өйдә Тукай, Такташ, Фатих Кәрим, ул елларда Башкортстанда яшәгән Гамил Афзал әсәрләре белән бергә әнисе Әнгам Атнабаев дигән яшь якташ авторның шигырьләрен ятлап, балаларына да гомере буе укып, яттан сөйләп йөрер булган.

Башкорт-татар музыкантларыннан беренче булып Ә. Атнабаев әсәренә җыр язганда Алик әле Башкорт дәүләт уни-версите­тының биология-химия факультеты студенты була.
Бер лекция вакытында студент күңе­лендә “Син аныкы хәзер, аныкы” шигыре, никтер, җыр булып яңгырый башлый. Түзә алмыйча, лекциянең икенче сәгатен калдырып, тулай торакка кайта, көйне үзе булдыра алганча кәгазьгә төшерә һәм шигырь авторына алып китә. Үзенең шигыренә бер студент язган музыкага бик үк ышанып бетмәгән, ахры, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре Әнгам Атнабаев. Якташын үзе белән алып, атаклы композитор Заһир Исмәгыйлев янына китә. Ә ул җырга фатиха бирә һәм Аликка: “Сиңа музыка сәнгатенә төшенергә кирәк”, — дип, Уфа сәнгать училищесына барырга киңәш итә. Шулай итеп, Әнгам Атнабаев белән очрашу Аликка шигырь һәм моң канаты куя, булмышын-язмышын да үзгәртә.
Беренче җыр Атнабайга баласыдай кадерле. “Син аныкы хәзер, аныкы” җыры шагыйрьгә шулкадәр якын булып чыга, халык бәясен дә ишетү өчен Аликны үзе оештырган яшьләр бригадасы белән Бөрегә шигърият фестиваленә алып китә. Педагогия институтының халык белән шыгрым тулы актлар залы җырны “ду килеп”, үзләренеке итеп тыңлагач кына Ә. Атнабаев аның гомерле булачагына тагын бер кат ышана.
Моннан соң Ә. Атнабаев шигырьлә-ренә Нариман Сабитов, Рим Хәсәнов, Салават Низаметдинов, Резида Әхия­рова һәм башка композиторлар җыр-лар язар. Кышкы чанада Илеш райо­ны­ның бер авылыннан икенчесенә Вәсил Хә­бисламов белән барганда язган “Җиз кыңгырау моңнары”н Илфак Смаков шундук отып алып, башкарган җыр тарихы — үзе бер риваять. Көздән язга кадәр “Юлдаш” радиосы көненә икешәр-өчәр тапкыр тапшырып килә аны: ялыктырмый да, ялкытмый да. Алик Локманов иҗат иткән 15ләп җыр да шул гомум музыкаль дулкынга иш булып килеп кушылыр.
Совет чорында студентлар өчен ФОПлар (иҗтимагый һөнәрләр фа-куль­теты) канаты астында оешып, үсеп киткән сәләтле яшьләр соңыннан Башкортстанда, Татарстанда һәртөр-ле иҗади-сәнгати төркемнәргә оешып, илгә, дөньяга танылды. “Гел юлларда йөри кеше, юлларда үтә гомер”, дип, республиканы аркылы-буй йөреп чыккан шагыйрь-публицист Әнгам Атнабаев та җае чыккан саен шул әдәби-музыкаль берләшмәләрнең иҗат өчен әһәмияте, яшь көчләргә кабынып китәр өчен кирәкле булуы турында җае чыккан саен язып торды.
Бүген, Язучылар берлеге кирәкме-юкмы дигән бәхәсләр барган заманда, һәр район-шәһәрдә рухи-зәүкый яктан уртак, иҗатка тартылган кешеләрнең бер-берсе белән уртаклашып иҗат итәргә омтылуы — бик кирәкле гамәл. Җәмгыя­тебез болай да таркала барып, шәхеснең акча хакына үз-үзенә бикләнүне өстенлек иткән заманда Атнабайның бу фикер­лә­ре үтә дә урынлы һәм вакытлы.
Ә сәнгать училищесы студенты А. Локмановның шәхси язмышындагы яңа борылышка бу үзенчәлекне ФОПның тәэсире хәлиткеч була. Студент стипен­диясенә өстәмә булыр дип, уку планы буенча практика да үтәр өчен бер заводта хор түгәрәге алып барганда Аликның күзе тыныч кына басып торган бер кызга төшә. Танышалар, артык сүз сөйләп бармый торган Розаны Әнгам абыйсына күрсәтә. Ул, ай-вайга куймыйча, катгый рәвештә “гомергә бер очрый торган шундый алтынны ычкындырмыйча”, тизрәк өйләнергә димли. Башкода булып кына калмый, студент бүлмәсендә оештырыл­ган туйда яшьләрне менә дигән шигырь белән котлый.
Бу елларда А. Игебаев сүзләренә языл­ган “Ал биримме сиңа, гөл биримме сиңа” җыры аша үтә популяр булып кит­кән, әсәрләре радиодан еш яңгыраган, Бөре студентлары өчен дә үз кеше булып киткән яшь композиторны институтның ФОП җитәкчесе итеп җибәрүне сорап, рек­тор Камил Әхияров хат та юллаган иде.
Әмма бу юлы да Әнгам Атнабаев сүзе өстенрәк, якынрак булып чыга. Аның киңәше буенча яшь белгеч гаиләсе белән Тәтешле районына юнәлә һәм төбәк тарихында беренче музыка мәктәбен оештыру, аңа кирәкле бина, белгечләр эзләү, авылларда бүлекчәләр булдырып, халыкка музыка сәнгатен тарату эшенә чума.
Районның ул еллардагы җитәкчесе, сабакташы Нәдим Гамилов ярдәме белән башланган бу изге гамәлнең ничек тормышка ашуын һәрдаим күз уңында тоткан Әнгам Атнабаев өч-дүрт ел буена яшь директорга таяныч булып, киңәш-төңәш биреп, ярдәмләшеп тора. Шулай итеп, әгәр бүген Тәтешледә Салават Фәтхет­динов җырлы-моңлы сабантуйлар үткәрә икән (болар өчен аңа мең рәхмәт!), ул үзе дә, тирә-як төбәктән чакырылган җырчы-сәнгатькярләр дә­ баш­карган җыр­ларга заманында Әнгам Атна­баев белән Алик Локманов сөреп-чәчеп калдырган музыкаль басудагы моңнар да кушыла, дип уйлыйк. Кушылмый калмас. Күңел­ләргә сеңгән бит алар.
Әнгам Атнабаевның Наҗар Нәҗмигә багышланган “Таңнарда гармун уйнадың” шигырен җырга салып, Алик Локманов:
Моңлылар сирәк әле,
Моңсызларны уятырга
Гармуннар кирәк әле,
Гармуннар кирәк әле!
дигән юлларын тыңлаучыга мөрәҗәгать, җыр-шигырь ораны итеп эшкәрткән.
Үзгәртеп кору елларында Әнгам Атнабаевлар буыны әдипләре милли аң, милли мәдәниятне тормышыбызга кайтару таянычына әйләнде. Республика ха­­лык иҗаты йортындагы акчалы хез-мәтен калдырып, тулысы белән татар мәдәния­тен, әдәбиятын, сәнгатен республика милләтләре арасында тиң-тигез булып яшәвен тәэмин итү өчен җәмәгать эшенә, димәк, бушлай эшләүгә тотынды. Ике республикада беренчеләр­дән булып оешкан Морзалар мәҗле­сенә (беренче рәисе — Сәгыйть ага Еникиев), Татар иҗтимагый үзәгенә (К. Яушев, А. Локманов, М. Хуҗин) таянып үсеп киткән башка мәдәни оешмалар белән уртак тел табып, ур­так максатлар билгеләп эш итү кирәк­леген аңлау Алик­ка һәм аның дус-танышларына һәр­даим хас сыйфатка әйләнде.
Әйтик, Алик Локманов Һади Такташ иҗатына багышланган кичә әзерли, Такташның улын, Такташ сүзләренә языл­ган җырлар башкаручыларны чакыра. Әнгам Атнабаев үзе якын күргән әдип­ләрне җәлеп итә. Нәти­җәдә, менә дигән милли-мәдәни тамаша барлыкка килә. Кичәдән соң төшкән фоторәсемдә анда катнашкан әдипләр, сәхнә осталары арасында кайдадыр йөгереп йөргән Алик кына юк, әмма өлкәннәр янына килеп кысылырга яраткан бер-ике “фотогигиеничный” “актив” кеше бу юлы да тарихка кереп калган.
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең 85 яшенә багышлап, әдип­нең туып-үскән республикасында үткәрел­гән беренче әдәби кичә белән дә шулай булды.
Әнгам Атнабаев дуслары белән Әмирхан аганы чын күңелдән туган җирендә үткән чара белән котлады. Аннары әдипкә багышланган ши­гырь­ләр укылды, җырлар җырланды.
Озакламый А. Локманов сценарие буенча Казанда Наҗар Нәҗми, Марат Кәримовның иҗат кичәләре үтте, шулай итеп, Татарстан татарларына Башкортстанда да миллионнан артык татар яшәвен исенә төшерде.
Чиратта — Әнгам Атнабаевның Казанда үтәчәк иҗат кичәсе. Аны Татар­стан халкы, Роберт Миңнуллин әйткәнчә, күбрәк пьесалары Татарстан академия театрыннан кала, һәр сәхнәдә шаулап барган сәхнә әсәр­ләре язган драматург буларак белә, ярата. Шагыйрь Ә. Атнабайны Татарстан укучысына ачуны аның Казандагы дистәләгән дусты, аның мәктәбен үтеп, шигърият биек­лекләрен яулаган якташлары Р. Гаташ, Р. Миңнул­лин, Г. Садә изге бурычлары итеп саный иде.
Кичәне әзерләгәндә Алик моны истә тотып, аңлап эш итте. Сценарийда, әл­бәттә, төп урын Атнабайның үзенә бире­лергә, ә аның сүзләренә язылган җыр-ларны И. Шакиров, З. Сөнәгатуллина, З. Сәхәбиева һәм башка җырчылар башкарырга тиеш иде.
Тик объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында бу сәфәр тормышка ашмый калды. Бераздан Әнгам Атнабаевыбыз да Наҗар ага Нәҗми артыннан бакыйлыкка юнәлде.
Алик 2017 елда “Ватаным Татарстан” гәзите хәбәрчесенә сөйләгәннәрдән:
“Ял вакытларында мин балык кармакларга яратам. Краснокама районында сазлыклар арасына урнашкан Сауз авылына барам. Анда яхшы танышым Рәфит дус гаиләсе яши. 1999 елның октябрендә аның белән атна буе балык тоттык, рәхәтләнеп ял иттек. Кайтыр алдыннан урман-куак арасында балан җыеп алырга булдым. Ниятем — Әнгам абый белән Сәвия апаны балан бәлеше белән сыйлау, алар бу җимешне бик ярата. Тик көн буе йөреп, бер тәл­гәш балан тапмадым. Алдагы кыш бик кырыс килгән иде шул: салкыннан имән­нәр шартлаган, балан куаклары да ул җәйне кысыр үткәргән булып чыкты. Лычма юешләнеп, Рә­фитләргә кайтып, киемнәрне алыштырдым да телевизорны ачтым. Исем-акылым томалангандай булды: яңалыклар программасында Әнгам Атнабаевның үлем хәбәрен әйттеләр. Хәбәр шулкадәр авыр тәэсир итте, нишләргә белмичә ярсуны басарга тырышып, Әнгам абыйның халкыбыз иҗатыннан файдаланып язган җырларына таянып, “Каз канаты” сүзләренә яңа көй яздым”.
2000 елның башында “Мәгърифәт” фонды Башкортстан татарлары съезды (конгрессы) идарәсенә Әнгам Атнабаев исемендәге премия проектын тәкъдим итәр алдыннан аның караламасын тик­шерү булды. Әлеге дә баягы Марат Кәримов: “Берзаман бу Чеховның 6нчы палатасы кебек атаклы бүлмә булыр әле” дип шаярткан институтның 3нче корпусындагы 208нче бүлмәсенә җыел­дык. Шәп бүлмә иде ул: Татар иҗтимагый үзәге, татар мәдәниятен аякка бастыру җәмгыяте, Татар телле язучылар берлеге, Бөтенрусия Мәгариф фондының Башкортстандагы “Мәгъри­фәт” бүлеге, “Евразия юлы” гәзите редакциясе, “Мәйдан” журналын оештыру төркеме һәм урыс әдәбияты кафедрасы. “Ничек сыешасыз монда?” — дип аптырап сорар иде кайчак килеп чыккалаган Әнгам абый.
Аның иҗаты хөрмәтенә оештырылачак премияне гамәлгә куючылар Башкортстан татарлары съезды һәм Тәтешле район хакимияте булырга тиеш дигән тәкъдим бертавыштан кабул ителде.
Премияне тапшыру көне итеп 23 февраль – Әнгам Атнабаев туган көнен тәгаенләү турында да килешелде. Иң озак тикше­релгәне бүләккә тәкъдим ителер һәм аңа лаек булучыларга карата куелган таләп-шартлар турында сүз булды. Тикшерүдә катнашкан берлекнең шигърият бүлеге җитәкчесе, танылган шагыйрь Марис Нәзиров, ревизия комис­сиясе рәисе, шагыйрь-прозаик Рәшит Фаз­лыев бертавыштан, премиягә Әнгам Атнабаев истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын фәнни тикшеренү, пропагандалауга өлеш керт­кән шәхесләр куелырга һәм җитди тик­шерү-сайлау үткәннән соң гына лаек булырга тиеш, дигән тәкъдим керттеләр. Ә калганнар, шуңа өстәп: район, шәһәр җитәкчелегенең фидакарь хезмәте, фәнни, тарихи әсәрләре белән туган ягын данлаганнарны билгеләүнең төрле формалары барлыгын искә алды. Һәр­төрле грамоталар һәм матди бү­ләкләр, төбәкнең шәрәфле шәхесе, районның данлыклы яу, хезмәт батырлары исе­мендәге бүләкләр булдырып та була бит, диделәр.
“Ә шагыйрь, әдип исемендәге премия нәкъ аның турында хезмәт иҗат иткән, аның иҗатын пропагандалаганнарга бирелсен!” – дип, бу пункт-таләпне тагын бер кабат ныгытып, премия турындагы положениегә аерым мәддә-пункт итеп кертергә дигән тәкъдим соңрак “Кызыл таң” гәзитендә басылган положениегә дә үзгәрешсез-нисез кереп утырды.
Баштарак премия тапшыру шул тәр­типтә барды да. Тиз арада Әнгам Атнабаев турында истәлекләр, фәнни мәка-лә­ләрне җыеп бастырган журналист, җырчы-шагыйрь Расих Ханнановка, танылган драматургның сәхнәгә куелган барлык әсәрләрендә төп рольләрне башкарган Зинира Атнабаевага тапшырылды. Берара, Ә. Атнабаев үзе әйтмешли, “Чамалар үзгәреп китте шикелле” булды. Лауреатлыкка дәгъва итүчеләр дә ишәй­де. Шөкер, янә сукмакка кайтып, дөрес юлга кереп барабыз кебек. Әнгам Атнабаев юлына.
Әнгам Атнабаев исемендәге бүләк арытаба да аның иҗатына, шәхесенә лаек әсәрләрдә аңа һәйкәл булып калыр.

Рәиф Әмиров.
Читайте нас