Җырчы Илназ Баһ урнаштырган фото кичә бераз шау-шу куптарып алды.
Моның сәбәбе - җырчының кулындагы банка, дөресрәге, аның эчендәге эчемлек.
«Каен суы. Бүгенгә өченче банка, Аллаһка шөкер», – дип язган ул фото астына. Әмма укучылары хуплар урынына Илназны тәнкыйтли башлаган: «каен суы өчен штраф салалар», «каеннарны җәллә», «рәнҗетмәгез сез аларны».
Артист әлеге сүзләрне җавапсыз калдырмаган: «Борчылмагыз, сезгә төшми бит рәңҗеше! Яраларын әйбәтләп ямап барабыз без аның!».