+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2020, 07:43

Иркә үзен күрә алмаучыларга рәхмәт әйтә

Бөтен татар эстрадасының астын өскә китергән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркә Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты.

Бөтен татар эстрадасының астын өскә китергән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркә Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты.

«Бүген мин мең рәхмәтлемен Ходама, әти-әниемә... Язмышыма, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, мине яратучыларга, күрә алмаучыларга, тормыш иптәшемә, балаларыма, тамашачыма мең рәхмәтлемен. Һәрбарчагыз мине Иркә итте. Көчле итте, сабыр итте, яшәргә өйрәтте», - дип яза җырчы.

Иркәне ни сәбәпле рәхмәтләр яудыра икән, дип аптырагамыз, дуслар. Бүген артистның гомер бәйрәме, бу дөньяга туган көне. 36 яшьлек Иркә шушы сөенечле вакыйга уңаеннан тамашачыларына да рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм, әлбәттә, тәбрикләүләр кабул итә. Бу хакта "Сәхнә" яза.

Иркәне гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйбыз. Гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез!

Бу хакта тулырак:http://sahne.ru/news/xeberler/ni-chen-irk-zen-kr-almauchylarga-rkhmt-yt

Фото: "Татар-информ"
Читайте нас