+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2020, 06:57

“Әни” сүзе — иң җылы сүз

Дүртөйле Үзәк балалар китапханәсендә бик күп матур чаралар үтәБез, “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары, бу очрашуларда еш катнашабыз. Әйтик, Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә Дүртөйле 1нче урта мәктәбенең 3нче “А” сыйныфы укучылары, укытучылары Наилә Фәйзулла кызы, әниләр, апалар, нәнәйләр чакырылды.

Дүртөйле Үзәк балалар китапханәсендә бик күп матур чаралар үтә

Без, “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары, бу очрашуларда еш катнашабыз. Әйтик, Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә Дүртөйле 1нче урта мәктәбенең 3нче “А” сыйныфы укучылары, укытучылары Наилә Фәйзулла кызы, әниләр, апалар, нәнәйләр чакырылды.

Китапханәче Айгөл Азат кызы бәйрәм кичә­сен әдәби-музыкаль монтаж белән ачып җибәрде.
“Әни! “Әни” сүзе — иң ягымлы, иң якын, иң җылы һәм серле сүз. Бу назлы сүз белән баланың теле ачыла. Дөньядагы барлык телләрдә дә ул ягымлы яңгырый. Әни­ләрнең баласына булган назы, сөюе мәңгелек. Алар безгә үзлә­ренең яхшы киңәшләрен бирә, гадилеккә, яхшылыкка өнди. Һәрвакыт безне кайгыртып яши. Әни тавышы — иң якын, иң таныш тавыш. Өлкән яшькә җитсәң дә, син әниеңнең тавышын онытмыйсың. Ул йөрәктә мәңге саклана...”
Бәйрәм тантанасы балаларның әниләргә багышланган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Малайлар кызлар хөрмәтенә такмаклар башкарды.
Бу очрашуда балалар әниләренә иң матур, иң ягымлы сүзләрне әйтеп ишеттерде. Бергәләп күп кенә уеннар уйналды. Анда дуслык җиңде. Чәчәкләргә багышланган табышмаклар укучыларга аеруча ошады, алар ихлас күңелдән җавап бирде. Кызлар коллективы башкарган “Күбәләк” биюе кунакларны тагын да дәрт­ләндереп җибәрде. Бәйрәм кичәсенең хуҗа­би­кәсе әни һәм нәнәй­ләргә курчак тоттырып, бишек җырын җыр­лат­канда күңелдә әниләргә генә хас рәхәтлек тойдык.
Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен бәйрәмгә килгән якын кешеләренә тапшырды. Кичә азагында кызларны Айгөл апалары зал уртасына чакырды. Аларны бәйрәм белән котлап, һәрберсенә медальләр тапшырды. Укытучы апалары истәлекле бүләкләр өләш­те. Китапханәчеләр исе­меннән бу чараның төп кунаклары булган укучыларга һәм Наилә Шәрипо­вага бүгенге ки­чәне үткәрүдә кат­наш­каннары өчен рәхмәт сүзләре яң­гырады.
Очрашу тәмам. Һәр­кем­нең күңеле шат. Мө­лаем йөзләрдә язгы ко­яшның җылы нурлары балкый иде.

Клара Сафарова,
“Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзасы.
Дүртөйле районы.


Автор фотосы.
Читайте нас