+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2020, 16:55

Айсылу Габдинова: «Артистлар беркемгә дә кирәкми хәзер»

Коронавирус авыруы аркасында кертелгән үзизоляция режимы күпчелек һөнәр вәкилләрен вакытлыча эшсез калдырды.

Коронавирус авыруы аркасында кертелгән үзизоляция режимы күпчелек һөнәр вәкилләрен вакытлыча эшсез калдырды.
Әлеге сорау җырчы Айсылу Габдинованы да борчый икән. Айсылу Инстаграм сәхифәсендә шушы теманы күтәргән, дип яза "Сәхнә".
«Тормыш барысын өстән-аска әйләндерә дә куя... «Йолдызлар» беркемгә дә кирәкми хәзер, гади эшчеләр акчалырак та. Әле ярый җырлаудан тыш төп эшем бар, дип шатланып туя алмыйм. Мин укытам бит... Шуңа, көн дә үземне рәткә китереп, чәчләрне тарап, «при деле» булырга туры килә (Интернеттан укытабыз бит). Ә эшсез, акчасыз утыручыларга Аллаһ ярдәм бирсен. Гомумән, барысы да тизрәк җайлансын иде, Аллаһ бирса», – дип яза ул.
Фото: sahne
Читайте нас